30.11.2017

Очрашуда TWESCO башлыгы Дархан Кыдырали, Казахстан Республикасының Милли фәннәр академиясе президенты Мурат Журынов, Төркия Фәннәр академиясе вице-президенты Әхмәт Юрдусев, Азәрбайҗан Милли фәннәр академиясе вице-президенты Иса Габиббейли, шулай ук Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина катнашты.
Утырыш барышында ТДФАБнең узып баручы елдагы эшчәнлеге, булачак проектлар турында фикер алышынды, Берлекнең нәтиҗәлелеген күтәрү максатында төрле тәкъдимнәр каралды.
Төрки Дөнья милли фәннәр академияләре берлеге Астанада 2015 елның 29-нчы июнендә булдырылган, аның төп максаты - төрки дөньяда фәнни һәм интеллектуаль хезмәттәшлеккә ярдәм күрсәтү. Берлекнең Секретариаты функцияләрен Халыкара Тюрки академия гамәлгә ашыра.