татарстан президенты

15 Января 2018
Татарстан Президенты аспирантлар, адъюнктлар (югары хәрби уку йортлары аспиранты), студентлар һәм курсантларга республиканың 90 махсус дәүләт стипендиясен билгеләү турындагы Указга кул куйды. Шул хактагы документ ТР Хөкүмәтенең рәсми сайтында урнаштырылган.

Фәнни-гамәли конференцияләр һәм предмет олимпиадаларында җиңү һәм призлы урын яулаганнары, укуда югары нәтиҗәләргә ирешкәннәре өчен 22 аспирант һәм адъюнкт, 48 студент һәм курсант, училище һәм көллиятләрдә укучы 20 студент өстәмә финанс ярдәме алачак.

ТР Хөкүмәтенең махсус стипендиясенә лаек булганнар арасында КФУ (17 кеше), КХТИ (10), КАИ (12), башка югары уку йортлары, училище һәм көллиятләрдә белем алучы студентлар бар.

Стипендиатлар арасында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Дәүләт янгынга каршы хезмәтенең Санкт-Петербург университеты (2 кеше), Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Дәүләт янгынга каршы хезмәтенең Урал институты (1) һәм Россия гадел хөкем университе (1) студентлары да бар.  

Возврат к списку