Тупланма TATZET

7 Февраля 2018
IMG_5719-1.jpg

2018 елның 6 февралендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Гамәли семиотика институты һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе белән хезмәттәшлек итә торган башка оешмалар катнашында татар телен интернет челтәре аша популярлаштыру максатыннан эшләнгән “Татар теленең зур электрон тупланмасы “TATZET” платформасын ачу һәм тәкъдим итүгә багышланган чара булып узды.

Әлеге чара Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, фәнни оешмалар, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, башка учреждениеләр һәм матбугат вәкилләре катнашында узды - презетациядә Фәннәр Академиясе президенды М.Х. Сәлахов, вице-президенты Д.Ф. Заһидуллина, Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр Комитеты рәисе Р.И. Вәлиев һ.б. чыгыш ясады.

Чара кысаларында түбәндәге проектлар тәкъдим ителде:

- татар теле сүзлекләренең электрон фонды (аңлатмалы, тәрҗемә, терминологик һ.б. сүзлекләрне үз эченә ала);

- татар матур әдәбияты корпусы (татар язучылары әсәрләрен, аерым фольклор жанрларының текстларын, башка телләрдән татарчага тәрҗемә ителгән матур әдәбият үрнәкләрен үз эченә ала);

- «Туган тел» татар гомумтел корпусы (күләме - 150 миллионнан артык әдәби кулланышта булган татар сүзе);

- Татарстан Республикасы топонимнарының электрон каталогы (3920 географик атаманы үз эченә алган комплекслы сүзлек);

- татар сөйләме синтезаторы (персональ компьютерда язылган текстны тавыш белән әйтү мөмкинлеген тудыручы проект);

- Microsoft Office,Microsoft Windows, Android, iOS операцион системалары өчен татарча локализация пакетлары һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе тарафыннан эшләнгән башка проектлар турында да сөйләшү алып барылды. 

“Татар теленең зур электрон тупланмасы “TATZET” платформасы ТР ФА сайтының өстәмә битендә бирелгән. Бу проект гуманитар юнәлештә фәнни эшчәнлек алып баруны җиңеләйтү, эш өчен заманча кораллар булдыру, тел, әдәбият һәм сәнгать белән бәйле фәнни материалларны Интернет аша киң җәмәгатьчелеккә җиткерү максатларын күздә тотып эшләнгән.
 




Возврат к списку