ИЯЛИ басмалар

22 Февраля 2018
IMG_4663.JPG2018 елның 21 февралендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында 2017 елда әзерләнгән һәм нәшер ителгән фәнни-гамәли басмаларны тәкъдим итүгә багышланган чара узды. 

Әлеге чарада Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, фәнни оешмалар, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, башка учреждениеләр һәм матбугат вәкилләре катнашты. 

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты – күппрофильле академик оешма. Аның төп максаты – татар филологиясе һәм сәнгать белеме өлкәсендә фәнни эшчәнлекне тормышка ашыру, фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләр үткәрү, фәнни кадрлар әзерләү. Институтның төп фәнни-тикшеренү юнәлешләре: хәзерге татар теле, татар теле тарихы, татар теле диалектологиясе, лексикография, татар әдәбияты, текстология, чыганакларны өйрәнү, халык иҗаты, татар халкының мәдәнияте һәм сәнгате, Россия һәм чит илдә яшәүче татарларның рухи мирасы. 

KSF_6994.jpgИнститут тарафыннан 2017 елда түбәндәге юнәлешләр буенча барлыгы 69 берәмлек фәнни-гамәли басма әзерләнде: 
- тел гыйлеме – 16; 
- әдәбият - 12; 
- халык иҗаты – 5; 
- сәнгать – 12; 
- рухи мирас һәм чыганакчылык – 18;
- башка оешмалар һәм читтәге башка белгечләр белән берлектә эшләнгән хезмәтләр – 6. 

Моннан тыш, “Фәнни Татарстан” журналының 4 саны дөнья күрде.





Возврат к списку