Алабугада академик М.Мәхмүтов укуларында галим исемендәге дәүләт премиясе тапшырылачак

6 Апреля 2018
5-6 апрель көннәрендә КФУның Алабуга институтында укытучы методистлар, укытучылар, фәнни хезмәткәрләр, фәнни-мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, академик Мирза Мәхмүтов гаиләсе әгъзалары һәм аның укучылары бүгенге көндә проблемалы уку-укыту мәсьәләләре буенча фикер алышуга җыела. Чараның рәсми өлеше тантаналы төстә академик М.И. Мәхмүтов исемендәге дәүләт премиясен тапшыру белән төгәлләнәчәк. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

VII халыкара Мәхмүтов укуларында катнашу өчен, Татарстаннан һәм чит илләрдән 93 гариза кергән. Чарада Алабуга, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Минзәлә, Казан, Ульяновск, Тверь, Калининград, Оренбург, Барнаул, Махачкала (Дагыстан), Брест, Псков, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа (Башкортстан), Кызыл (Тыва), Вена (Австрия) һәм башка шәһәрләрдән фәнни мәктәпләр тәкъдим ителә.

Пленар утырыш КФУның Алабуга институтында уза. Кунакларны котлау сүзе белән КФУ ректоры Илшат Гафуров, Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов һәм башка рәсми затлар сәламләячәк. Чараның рәсми өлеше тантаналы төстә академик М.И. Мәхмүтов исемендәге дәүләт премиясен тапшыру белән төгәлләнәчәк.

Пленар утырышта академик Мирза Мәхмүтов исемендәге дәүләт премиясенә бәйге презентациясе уздырыла.

Кунаклар шулай ук галимнең фәнни хезмәтләре, хезмәт һәм тормыш юлы чагылдырылган фотографияләре белән таныша алачак.



Возврат к списку