Академик томнар

Академик томнар 19 Апреля 2018
2018 елның 18 апрелендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Академик томнарны фәнни-текстологик әзерләү һәм бастырып чыгару мәсьәләләре» темасына түгәрәк өстәл узды.

Түгәрәк өстәл модераторы - Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлеге мөдире Яхин Ф.З., докладлар белән чыгышларны Г.Ибраһимов исем.Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Мөхәммәтшин З.Г. ("Классик әдипләрнең күптомлыкларын төзүдәге төп үзенчәлекләр"),  Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Сәфәров Р.Т. ("Академик томнарны фәнни-текстологик әзерләү барышында орфография һәм транслитерация мәсьәләләре"), Институтның  халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре Мөхәммәтҗанова Л.Х. ("Милли фольклор томнарын төзү: заманча таләпләр, проблемалар, перспективалар") ясады, шулай ук Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры К.М. Миңнуллин һәм башка галимнәрнең чыгышлары яңгырады.

Чара кысаларында фикер алышуга түбәндәге мәсьәләләр тәкъдим ителде: 
– академик томлыклар һәм аларны төзү принциплары;
– текстларны атрибуцияләү;
– орфографик яктан текстларны бирү мәсьәләсе;
– аңлатмаларны язу үзенчәлекләре һ.б.

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты татар әдәбияты классикларының һәм халык иҗаты мирасының академик томлыкларын фәнни-текстологик яктан әзерләп, халыкка җиткерү юнәлешендә зур эш башкара. Соңгы елларда Г.Исхакыйның 15 томлыгы, Г.Тукайның 6 томлыгы нәшер ителде. Бүгенге көндә Г.Ибраһимовның 15 томлык академик басмасы, халык авыз иҗаты әсәрләренең 25 томлыгы нәшер итүгә әзерләнә. «Академик томнарны фәнни-текстологик әзерләү һәм бастырып чыгару мәсьәләләре» темасына багышланган түгәрәк өстәл әлеге юнәлештәге фәнни эшчәнлекне заман таләпләренә туры китерү, камилләштерү максатыннан уздырылды. 




Возврат к списку