26042018

26042018 26 Апреля 2018
2018 елның 18-21 апрелендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Археология институты Марий Элның В.М. Васильев исемендәге Тарих, тел, әдәбият институты һәм Мари дәүләт университеты белән берлектә "Урта Идел буеның урта гасырлар истәлеге буларак славян кремикасының археологик феномены" конференциясен уздырды.

Чара Болгар музей-тыюлыгында узды, аның эшендә Казан, Йошкар-Ола, Самара, Киров, Мәскәү, Чебоксар, Тверь, Кострома шәһәрләренең 13 фәнни-белем бирү оешмаларыннан 20 галим катнашты, алар тарафыннан 17 доклад укылды. Бу специалистларның киң географиясе славян керамикасы проблемасының аерым бер территориядән чыгып, регионнар арасына таралышын күрсәтә.

"Славян" дип аталган балчык савыт сабаның барлыкка килүе катнаш характерда булуын исәпкә алып, конференцидә угро-фин археологиясе проблемалары белән шогыльләнгән галимнәр дә, шулай ук Алтын урда һәм борынгы рус тематикасы буенча специалистлар да катнашты. Бу фәнни форумда эш алып барган технолог-специалистларның эшчәнлеге аерым мәгънәгә ия  - алар оештырган төрле регионнарга караган керамик савыт-сабаны анализлау объектив, тулырак нәтиҗәләргә китерде.



Возврат к списку