260420182

260420182 26 Апреля 2018
Татарстан Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты баш фәнни хезмәткәре А.М. Гайнетдиновның «Бишбалта бистәсе эпиграфик истәлекләре» («Эпиграфические памятники Адмиралтейской слободы Казани») дип аталган фәнни хезмәте дөнья күрде.

Китапта Казан шәһәрендә урнашкан Бишбалта бистәсендә хәзерге көнгә хәтле сакланып калган гарәп язулы татар эпиграфик истәлекләренең текстлары, аларның хәзерге телгә күчермәләре китерелгән. XIX гасырдан алып 1933 елга хәтле куелган 25 кабер ташы исәпкә алынган.

Әлеге хезмәт (Гайнетдинов А.М. Бишбалта бистәсе эпиграфик истәлекләре. – Казан: ТР ФА Ш. Мәрҗани исем. Тарих институты, 2018. – 68 б.) татар төбәк тарихын, тарихи-мәдәни мирасыбызны өйрәнүче галимнәргә, мөгаллимнәргә, гомумән, татар халкы тарихы белән кызыксынучы укучыларга тәкъдим ителә.



Возврат к списку