27042018

27042018 27 Апреля 2018
2018 елның 27 апрелендә Сахалин өлкәсе хөкүмәтендә Южно-Сахалинск шәһәрендә татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәлен урнаштыру мәсьәләсе буенча экспертлар утырышы узды. Утырышта доклад белән Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының Төбәкне өйрәнү һәм иҗтимагый-мәдәни тикшеренүләр үзәге мөдире Л.М. Айнутдинова чыгыш ясады, ул үзенең чыгышында, бүтән фикерләр арасында, аерым игътибарны Татарстан Республикасы һәм Сахалин өлкәсе арасында хезмәттәшлек итүне көчәйтүгә бирде. Алга таба, 27-28 апрельдә Л.М. Айнутдинова Сахалин татарлары диспорасы, җәмәгатьчелек, студентлар белән очрашачак, А.П. Чехов Әдәби музеенда, Туган якны өйрәнү музеенда, өлкәнең Корсаков районында булачак. 


Возврат к списку