01012018

4 Июня 2018
Безымянный.png2018 елның 1 июнендә Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә “Татар балалар әдәбияты: традицияләр һәм заманчалык” темасына фәнни-гамәли конференция үтте. Чара танылган балалар язучылары Дәрҗия Аппакованың (1898-1948) тууына 120 ел, Абдулла Алишның (1908-1944) тууына 110 ел, халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г.Тукай ис. Дәүләт премиясе лауреаты Шәүкәт Галиевнең (1928-2011) тууына 90 ел, халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г.Тукай ис. Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Миңнуллинның (1948) тууына 70 яшь тулуга багышланды. 

Конференция кысаларында фикер алышуга балалар әдәбиятының төп үсеш тенденцияләре, балаларны китап укуга тарту юллары, вакытлы матбугат һәм театр аша матур әдәбиятка карата кызыксыну уяту һ.б. мәсьәләләр чыгарылды. 

Конференциядә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, язучылар һәм шагыйрьләр, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Министрлар Кабинеты, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан китап нәшрияты, яшьләр оешмалары, телевидение, вакытлы матбугат басмалары вәкилләре, мәктәп укытучылары, китапханә хезмәткәрләре катнашты.



Возврат к списку