02072018

02072018 2 Июля 2018
Татарстан китап нәшриятының китапларын киләчәктә телефонда урнаштырылган махсус кушымта аша укып булачак. Бу хакта Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин хәбәр итте.

Тatkniga.ru сайты тулысынча нәшрият хисабына булдырылды. Хәзерге вакытта сайтның китапханә бүлегендә булган меңнән артык китапны ирекле кулланырга, ягъни бушлай укырга мөмкин. Интернет-кибетне дә исәпкә алганда, сайтта барлыгы ике меңгә якын китап тупланган. Сайтыбыз һәрвакыт үсештә, эзләнәбез, яңартып торабыз. Иң элек китапханә әзерләнде. Аннары “Интернет-кибет” бүлеге өстәлде. Сайтта хәрәкәт бар, китап алучылар да, укучылар да шактый – 50 мең уникаль керүче. Киләчәктә китап сату эшен тагын да камилләштерергә җыенабыз: телефон өчен махсус кушымта эшләп, китапларны интернетсыз урыннарда да укырлык итәргә телибез. Сайтта аудиокитаплар урнаштыру теләгебез дә бар ”, – диде Илдар Сәгъдәтшин.

“Сайтны укырга уңайлы итәр өчен, анда кергән укучыларыбызның да теләкләренә, тәкъдимнәренә колак салырга тырышабыз. Аларның фикерләре дә безгә бик мөһим. Конструктив тәкъдимнәрне тормышка ашырырга, диалогка без һәрвакыт әзер”, – дип белдерде Илдар Сәгъдәтшин.
Чыганак: Татар-информ. 



Возврат к списку