06072018

6 Июля 2018
Татарстан Фәннәр академиясының Мәрҗәни исемендәге тарих институтының Х.Фәезханов исемендәге Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге 2018 елның 11 нче июлендә "Россия Федерациясе мәгариф системасында республикаларның дәүләт телләрен һәм туган телләрне укыту принциплары" темасына төбәкара фәнни-гамәли конференция уздыра. 

Конференциянең максаты: бүгенге хокукый вәзгыятне күздә тотып фәнни-эксперт тәкъдимнәр формалаштыру, алдынгы тәҗрибәне барлау. 

Конференциянең юнәлешләре: туган телләрдәге мәгарифнең норматив-хокукый нигезләре, төбәк телләрдәге мәгариф һәм биллингваллек программаларының тәҗрибәсе, республикаларның дәүләт телләрен укытуның бүгенге халәте һәм перспективалары.

Катнашучылар: галимнәр, югары уку йортлары укытучылары һәм экспертлар.

Урыны: Казан, Батурина урамы, 7 нче йорт. Татарстан Фәннәр академиясының Мәрҗәни исемендәге тарих институтының конференц-залы.
Вакыты: 11 нче июль. 10:30 – 13:30.
Теркәлү: 10.00 -10.30.

Кирәкле мәгълүмат.



Возврат к списку