13082018

13082018 13 Августа 2018
Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәре һәм реставраторлары Коръәннең Гиннессның рекордлар китабына кертелгән иң зур басмасын реставрацияләгән. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Китап 632 битне үз эченә туплаган, аның үлчәме 150гә 200 см. Ул 2011 елда ACR Group Италия типографиясендә басылган. Коръәннең авырлыгы 800 килограмм, аның тышлыгын ярымкыйммәтле ташлар, сусаль алтын һәм көмеш, малахит бизи. Коръән 2012 елда Болгардагы даими экспозициягә урнаштырылды.

Югары категорияле рәссам-реставратор Светлана Буршнева китапны сигез ай эшләүләрен әйткән. Китапны беренче басылган хәләтенә китерү өчен күп хезмәт башкарылган.



Возврат к списку