ЮНЕСКО Форумы

4 Сентября 2018

2018 елның 4-7 сентябрь көннәрендә Казанда “Цивилизацияләр диалогы” дип аталган Форум уза. Әлеге чара республика территориясендә төрле халыкларның һәм дин вәкилләренең тату тормыш алып бару тәҗрибәсен күрсәтү, милли-мәдәни мирасны саклау практикасы белән уртаклашу максатыннан үткәрелә. Форумның оештыру комитетына РФнең ЮНЕСКО эшләре буенча Комиссиясе, “Яңарыш” фонды, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе, Казан федераль университеты һ.б. оешмалар керә.

Форум эшчәнлегендә милли мирасны саклау өлкәсендә эшләүче 200 дән артык эксперт катнашыр дип көтелә. Шулай ук Болгар тарихи-археологик комплексын, Зөя утрау-шәһәрчегенең Успение соборын һәм монастырен ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертүгә зур көч куйган галимнәр дә киләчәк.

5 сентябрь көнне Форум кысаларында Зөя утрау-шәһәрчегендә Агач археологиясе музее ачылыр дип планлаштырыла. Чара кунаклары йөзләгән археологик табылдыкны тарихи урынында күрә алачак. Агач археологиясе музеен төзү эше Татарстан Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге археология институты һәм Казан федераль университеты галимнәре тарафыннан алып барыла.

ТФАнең А.Х.Халиков исемендәге археология институты директоры Айрат Ситдыйков Агач археологиясе музееның Россиядә тиңнәре булмавын билгеләп үтте. “2010 елда музей формалаштыру программасы тәкъдим ителде. Зөянең мәдәни катламы бик бай. Бу – бронза эпохасы, урта гасыр, Алтын Урда, Казан ханлыгы чоры материаллары. Төп пласт һәйкәл буларак шәһәрне өйрәнү дәвере белән бәйле. Нәкъ менә шәһәр үсешенең шушы чорында “дымлы” археологик мәдәни катлам барлыкка килә. Аның мәйданы 5 гектар тәшкил итә. Дымлы дип аны су нык күп булганга атыйлар. Бу катламда бөтен органик материаллар консервацияләнә. Бу тиз уалучан материаллар – агач, күн, тукыма, йон һәм башкалар”, – дип аңлатма бирде Айрат Ситдыйков.

Музейда XVI-XVII гасырларда төзелгән 40лап агач корылма урнашкан, аларның иң борынгылары 1551 елда Зөя төзелеше белән бәйле. Музей фондында 140 мең предмет исәпләнә, архитектура объектлары элементлары белән бәйле 4 меңләп объект бар.


Возврат к списку