Дни Татарстан в Санкт-Петербурге 2018

Дни Татарстан в Санкт-Петербурге 2018 14 Сентября 2018

Санкт-Петербург татарлары Татарстан Республикасы көне уңаеннан мәдәни чара уздырды. Бәйрәм тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Ренат Вәлиуллин, Санкт-Петрбургта Миграцион сәясәтне тормышка ашыру һәм милләтара мөнәсәбәтләр комитеты рәисе Олег Махно, Ленинград өлкәсенең җирле, милләтара мөнәсәбәтләр комитеты җитәкчесе Лира Булак, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин җитәкчелегендәге галимнәр һәм башка җирле җитәкчеләр, татар оешмалары җитәкчеләре, киң җәмәгатьчелек катнашты.

Татарстан Республикасы көне Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил һәйкәлләренә чәчәкләр салу белән башланып китте.

Программа кысаларында «Тукай энциклопедиясе», «Армия генералы Мәхмүт Гәрәев» китаплары тәкъдим ителде. Залга җыелган тамашачыны Татарстан җитәкчелеге исеменнән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев сәламләде. Актив татар җәмәгатьчелегенә рәхмәт хатлары тапшырылды. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең галимнәре чыгыш ясады.

Кичен Татарстан һәм Санкт-Петербург артистлары катнашында концерт узды. Концертта Ваис Байрамов, Лиана Дакал, Динар Байтемиров, Альбина Ишмурзина, Мария Аплечеева, Марина Матусевич, Альберт Асадуллин катнашты.

Бу хакта тулырак: Бөтендөнья татар конгрессы


Возврат к списку