Физика өлкәсендә Нобель бүләге 2018

Физика өлкәсендә Нобель бүләге 2018 3 Октября 2018

Физика өлкәсендә Нобель бүләге лазер физикасы өчен бирелә

2 октябрь физика өлкәсендә Нобель бүләге ияләре билгеле булды. Быел бүләккә лазер физикасы өлкәсендә тикшеренүләр өчен өч галим лаек дип табылды.

Быел физика өлкәсендә Нобель бүләгенә Артур Ашкин, Жерар Муру һәм Донна Стрикленд лаек дип табылды. Бүләк галимнәргә "лазер физикасы өлкәсендә ачышлар өчен" бирелә.

Нобль физики.jpg

Артур Ашкинга премия, аерым алганда, "оптик пинцетлар һәм аларны биологик системнарда куллану өчен" тапшырыла. Аның ачышы вирус, бактерияләр, башка күзәнәкләрне аларга зыян салмыйча өйрәнү һәм идарә итү өчен кулланыла ала. Оптик пинцетлар төрле фәнни үзәкләрдә биологик процессларны өйрәнү өчен кулланыла.

Муру һәм Стрикленд исә премиягә "иң кыска һәм интенсив лазер импульслар булдыру юлын тапкан өчен" лаек дип табылды. Алар булдырган ысул тикшеренүләр өчен яңа мөмкинлекләр ачкан ди Нобель комитеты. Ачыш медицина һәм сәнәгатьтә киң кулланылыш тапкан.

Артур Ашкин 1922 елда Нью-Йоркта туган, аңа хәзер 96 яшь. Корнелл университетында белем алган, күпсанлы тикшеренү хезмәтләре, 47 патент авторы. Lucent Technologies һәм Bell Laboratories ширкәтләрендә хезмәт иткән. Быел Нобель бүләген ул 1978 елда уйлап тапкан оптик пинцет өчен ала. Үз заманында галим Стивен Чу аның ысулын үстереп, 1997 елда Нобель бүләгенә ия булган.

Жерар Муру 1944 елда Франциядә туган. Жозеф Фурье университетында белем алган. Франциянең төрле югары уку йортларында, Канаданың Лаваль университетында, АКШның Мичиган университетында эшләгән. Хәзерге вакытта Франциядә яши.

Донна Стрикленд 1959 елда Канадада туган. Макмастер университетын тәмамлаган. Жерар Муру аның фәнни җитәкчесе булган. Хәзерге вакытта Ватерлоо университетында эшли.

2017 елда физика өлкәсендә Нобель бүләге гравитация дулкыннарын ачу өчен Райнер Вайс, Барри Бариш һәм Кип Торнга бирелгән иде.

Нобель бүләге ияләрен игълан итү атнасы 1 октябрь көнне башланды. Беренче булып физиология һәм медицина өлкәсендә бүләк игълан ителде.

Физиология һәм медицина өлкәсендә 2018 елның Нобель бүләге АКШ галиме Джеймс Эллисон һәм Япония галиме Тасуку Хондзега тапшырыла. Бүләк аларга яман шеш терапиясе өлкәсендә тикшеренүләр өчен бирелә.

Галимнәр иммун системы "тормоз"ы булган аксым тапканнар диелә. Аны туктату очрагында организм яман шешкә каршы активрак көрәшәчәк. Әлеге ачышка нигезләнгән терапия шактый нәтиҗәле дип хәбәр итә Нобель комитеты.

Физиологи.jpg

Джеймс Эллисон 1948 елда Техаста туган. 1969да Остиндагы Техас университетын тәмамлый, 1973 елда биология фәннәре өлкәсендә PhD дәрәҗәсен ала. Андерсон исемендәге Онкология үзәге профессоры, АКШ иммунологлар асоциациясе президенты.

Тасуку Хондзе 1942 елда Киотода туган. Токио университетында укый, 1982 елда профессор исеменә ирешә. Медицина, биология өлкәләрендә күпсанлы премияләр иясе, 2016 елда Киото бүләгенә ия була.

2017 елда физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге кешенең биологик сәгатен өйрәнү өчен Джеффри Холл, Майкл Росбаш һәм Майкл Юнгка бирелгән иде.

______________________________________________________________________________________________________________________

Нобель атнасы гадәттәгечә медицина һәм физиология өлкәсендә премия ияләрен игълан итүдән башлана. 2 октябрь - физика, 3 октябрь химия өлкәсендә бүләк ияләрен игълан итәчәкләр. 5 октябрь исә Нобель тынычлык бүләге иясе билгеле булачак. 8 октябрь көнне Нобель атнасы икътисад өлкәсендә бүләк иясен игълан итү белән тәмамлана.

2018 елда әдәбият өлкәсендә Нобель бүләге бирелмәячәк. Бу швед академиясендәге җәнҗалга бәйле. Узган ел әдәбият өлкәсендә Нобель премиясен чыгышы белән япон булган британ язучысы Кадзуо Исигуро алган иде.


Возврат к списку