Калининградта “Фәхретдин укулары” була

Калининградта “Фәхретдин укулары” була 4 Октября 2018

Калининградта “Фәхретдин укулары” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе була

15 — 17 октябрь көннәрендә Калининград шәһәрендә V “Фәхретдин укулары” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булачак.

Конференциянең темасы “Ислам һәм Калининград өлкәсе мөселманнары Ватанга һәм үз диннәренә хезмәттә” дип атала.

Әлеге чара Калининград шәһәре һәм Калининград өлкәсе мөселманнары җәмгыяте теркәлүнең 25 еллыгы уңаеннан үткәрелә. Укулар җәмгыять үсешен алга җибәрүдә дәүләт һәм социаль институтланың хезмәттәшлегенә багышлана.

Чараны Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Россия Мөфтиләр шурасы һәм Мәскәү ислам институты оештыра. Биредә дәүләт органнары вәкилләре, дин эшлеклеләре, социологлар, фәнни һәм иҗтимагый интеллигенция вәкилләре катнаша, диелгән әлеге хәбәрдә.

Возврат к списку