Татарстан Президенты Томскта «Микран» инновацион предприятие эшчәнлеге белән танышты

Татарстан Президенты Томскта «Микран» инновацион предприятие эшчәнлеге белән танышты 8 Ноября 2018

Татарстан Президенты Томскта «Микран» инновацион предприятие эшчәнлеге белән танышты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Томскка эш сәфәренә килде.

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Томск өлкәсе губернаторы белән очрашырга һәм сәүдә-икътисадый һәм гуманитар мөнәсәбәтләрне киңәйтү чаралары турында фикер алышырга ниятли. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Томск өлкәсе татар җәмәгатьчелеге белән очрашырга һәм җирле Татар мәдәнияте үзәгенең 25 еллыгына багышланган концертта булырга җыена.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Томск шәһәренең радиоэлектрон технологияләр өлкәсендә тикшеренүләр алып баручы «Микран» фәнни-җитештерү фирмасы эшчәнлеге белән танышты.

ТР Президентын Томск өлкәсе губернаторы Сергей Жвачкин, ТР вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм "Микран" АҖ генераль директоры Вера Парамонова озата йөрделәр.

Предприятие 1991 елда ачылган, телекоммуникацияләр, радиолокация, СВЧ-электроника, робот техникасы, мехатроника һәм башка өлкәләрдә эшчәнлек алып бара. Компания фотоника, көч электроникасы, әйберләр интернеты өлкәсендә актив.

Татарстан Президенты предприятиедә җитештерелә торган продукция үрнәкләре белән танышты. Рөстәм Миңнехановка предприятиенең тарихы, җитештерү өлкәсендә тупланган тәҗрибә һәм инновацион үсеш перспективалары хакында сөйләделәр.

Мәгълүмат чыганагы: ТР Президенты матбугат хезмәте.


Возврат к списку