Актив" яшьләр фәнни-техник иҗат күргәзмәсе

Актив" яшьләр фәнни-техник иҗат күргәзмәсе 30 Ноября 2018

Татарстан Республикасының яшь инноваторлары, уйлап табучылары һәм рационализаторлары слеты һәм "Актив" яшьләр фәнни-техник иҗат күргәзмәсе

28 һәм 29 ноябрь көннәрендә А.Н.Туполев ис. КФТТУ базасында Казанда республиканың яшь инноваторлары, уйлап табучылары һәм рационализаторлары слеты һәм "Актив" яшьләр фәнни-техник иҗат күргәзмәсе узды.

Слетта 9 яшьтән 30 яшькәчә булган 400 артык вәкил катнашты. Болар предприятиеләрнең яшь белгечләре, яшьләрнең инновацион иҗат үзәкләрендә, балалар технопаркларында, кампусларында укучылар, "Умник" россиякүләм конкурсында җиңүчеләр, барча Татарстаннан (Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Ютазы, Әлмәт, Алабуга, Саба һәм Буа) югары белем бирү йортлары һәм стартаплар вәкилләре.

Иң яшь катнашучылар Казан шәһәреннән 9-10 яшьлек мәктәп укучылары - Татарстан Республикасындагы иң яшь патент ияләре.

Слетны һәм күргәзмәне уздыру максаты уйлап табу һәм рационализаторлык эшчәнлегенә ярдәм күрсәтү һәм аны стимуллаштыру, мәктәпләрдә укучылар, югары белем бирү йортлары һәм Татарстан Республикасы предприятиеләрнең яшьләре арасында фәнни-техник потенциалны ачыклау.

Чараның максаты – Татарстан Республикасындагы яшь белгечләрне, студентларны һәм мәктәп укучыларын уйлап табу эшчәнлеге белән кызыксындыру.

Слет кысаларында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельчев "Татарстан Республикасының яшь рационализаторы һәм уйлап табучысы" республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде.

36 яшь белгеч конкурс номинацияләрендә иң яхшылары дип танылды һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
слет.jpgслет2.jpgизобр.jpg


Возврат к списку