Бохарада Мәрҗани хөрмәтенә өч урында истәлек тактасы

Бохарада Мәрҗани хөрмәтенә өч урында истәлек тактасы 20 Февраля 2019

Бохарада Мәрҗани хөрмәтенә өч урында истәлек тактасы урнаштырылачак.

Истәлек такталарының икесе Шиһабетдин Мәрҗани укыган бинада — «Мир Араб» мәдрәсәсендә һәм ул яшәгән дип уйланылган урында — хөҗрәдә (шәкертләр яшәгән урын) куела. Ике телдә — рус һәм үзбәк телләрендә язылган такта ул яшәгән хөҗрәнең ике ягына куела. Бер такта сыйныф эченә, ә иң зур такта мәдрәсәнең эчке өлешендәге мәйданда урнаштырыла.

Мәйданда урнаштырыла торган иң зур истәлек тактасы өч телдә. Ул латуньнан ясалган, бухара 3.jpg

мәйданның иң күренеп торган урынында махсус җиһазда — пюпитрда урнаштырылачак. Анда татарча (латиницада), русча, үзбәкчә «1845-1849 елларда «Мир Араб» мәдрәсәсендә мәшһүр татар дин белгече, галим һәм фикер иясе Шиһабетдин Мәрҗани яшәгән һәм укыган» дип язылган.

Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) — мәгърифәтче, археолог, тарихчы, дин белгече. Утыздан артык хезмәт авторы.

«Мир Араб» Бохарада XVI гасырда төзелгән. Ул Советлар Союзы вакытында да эшләгән бердәнбер мәдрәсә. Мәдрәсә бинасы ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән.

Хәбәр чыганагы: tatar-inform.tatar


Возврат к списку