literaturniy-marafon-v-Laishevo

literaturniy-marafon-v-Laishevo 5 Марта 2019

Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәре Эльвира Сафина Лаеш шәһәрендә үткән Россиякүләм «Әдәби марафон»ның йомгаклау тантанасында катнашты.

2019 елның 1 мартында Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Эльвира Ирфат кызы Сафина Лаеш шәһәре мәдәният йортында үткән Россиякүләм «Әдәби марафон»ның йомгаклау тантанасында катнашты. cafina2.jpeg

Ул телебезне һәм әдәбиятыбызны үстерүгә үзләреннән зур өлеш кертүләре өчен марафонда катнашучыларга Институт җитәкчелеге һәм барлык галимнәр исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерде, җиңүчеләргә сертификатлар, бүләкләр тапшырды. «Татарстан китап нәшрияты» хезмәткәрләре, күренекле язучылар һәм шагыйрьләр Р. Батулла, Г. Гыйльман, Л. Шәех, Г. Морат, Р. Сәлах, А. Әхмәтгалиева, Р. Шәйдуллина, Г. Галимуллина һәм 400 гә якын китап укырга яратучылар – мөгаллимнәр, укучылар, китапханә хезмәткәрләре катнашындагы әлеге чарада Э.И.Сафина Институтта эшләнә торган «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге», соңгы елларда басылган башка җитди хезмәтләр турында да сөйләде.


Возврат к списку