Татарстан делегациясенең Үзбәкстанга визиты

Татарстан делегациясенең Үзбәкстанга визиты 21 Мая 2019

Татарстан делегациясенең Үзбәкстанга визиты

17-19 май көннәрендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Үзбәкстан Республикасына визиты ясады. Визит Татарстан белән Үзбәкстанның үзара хезмәттәшлегенә багышланган иде.

Хәзерге вакытта Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы партнерлык төрле юнәлешләрдә – Ташкент өлкәсендә индустриаль парк булдыру, шин продукциясе, дизель ягулыгы, авиакеросин, мотор майлары белән тәэмин итү, Ташкент өлкәсендә автомобиль полигоны һәм "КАМАЗ" сервис үзәген оештыру буенча эш алып барыла.

Визит кысаларында Татарстан делегациясе 15-17 май көннәрендә "Узэкспоцентр" күргәзмәләр үзәгендә узган "Үзбәкстан нефте һәм газы" 23 нче халыкара күргәзмәсендә (Ташкент шәһәре) республика предприятиеләренең стендларын карады. Күргәзмә нефть-газ чыгару предприятиеләре өчен яңа технологик, инжиниринг һәм программа эшләнмәләренә багышланган иде. ттуз.jpg

Татарстан делегациясе шулай ук халыкара сәүдә үзәгендә (ITC) узган түгәрәк өстәлдә дә катнашты. Татарстан делегациясе адресына сәламләү сүзе белән Үзбәкстан Республикасының инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры Сәрдор Умурзаков чыгыш ясады.

Түгәрәк өстәлдә шулай ук Татарстан һәм Үзбәкстан предприятиеләре вәкилләре – "Химград" АҖ, "Эйдос-Медицина" ҖЧҖ, "UzAutoTrailer" ҖЧҖ һәм башкалар чыгыш ясады. Спикерлар үз компанияләренең потенциалы турында сөйләде һәм үзара хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышты.

Возврат к списку