Өченче төбәкара Ык буе Сабантуе кысаларында Актанышта Бөтенроссия фәнни-гамәви, тарихи-төбәкне өйрәнү конференциясе үтте

Өченче төбәкара Ык буе Сабантуе кысаларында Актанышта Бөтенроссия фәнни-гамәви, тарихи-төбәкне өйрәнү конференциясе үтте 18 Июня 2019

Өченче төбәкара Ык буе Сабантуе кысаларында Актанышта Бөтенроссия фәнни-гамәви, тарихи-төбәкне өйрәнү конференциясе үтте

15 июнь көнне Актанышта Ык елгасы бассейнында кеше һәм табигатьнең тарихи үсешенә, Актаныш районының тарихына һәм мәдәниятенә багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәви, тарихи-төбәкне өйрәнү конференциясе үтте.

Ул өченче төбәкара Ык буе Сабантуе -2019 кысаларында һәм Татарстан АССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан гамәлгә куелды.

ык2.JPGКонференциядә район җитәкчелеге, республиканың музей-төбәкне өйрәнү берләшмәсе тарафыннан илебезнең төрле төбәкләре, республика, Идел-Урал буе вәкилләре, иҗтимагый эшмәкәрләре, галимнәре, төбәкне өйрәнүчеләре, тарихчылары, музей хезмәткәрләре, мөгаллим-белгечләр катнашты.

Актанышка килгән тарихчы-галимнәрне, күренекле шәхесләрне иң әүвәл район башлыгы Энгель Фәттахов сәламләп, аларга төбәгебезнең үткәне, бүгенгесе турында бәян итте.

Конференциядә Татарстанның фәннәр Академиясе вице-президенты Хоменко Вадим Васильевич та  катнашты.

Screenshot_2019-06-18 СУ СИҢА ИЯРМӘСӘ, СИН СУГА ИЯР Өченче төбәкара Ык буе Сабантуе кысаларында Актанышта Бөтенроссия фәнни[...].jpg

Көн буе дәвам иткән конференция программасы киңкырлы иде, алты секциягә бүленеп, аларда Ык буе авылларының тарихи һәм табигый саклану урыннары турында бай эчтәлекле, кызыклы чыгышлар тыңланды. Төштән соң Әлфия Афзалова исемендәге район мәдәният йортында барган пленар утырышта бу секцияләр эшенә йомгак ясалып, бергәләп хәл итүне сораган проблемалар күтәрелде, киләчәккә планнар билгеләнде.

Татарстанның төбәкне өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе, атказанган фән эшлеклесе, профессор, академик Альберт Борһанов Ык буе төбәгенең һәр авылы тарихын туплауны төп бурычларның берсе итеп куйды. Бер үк вакытта археологик һәйкәлләрне, кабер ташларын, архитектура биналарын, бакыр базлары кебек сәнәгать корылмаларын, табигый-тарихи урыннарны, борынгы метрикәләр сакланган архивларны өйрәнү-барлау кирәклеген дә ассызыклады.

Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмаган якташларыбызны барлап никадәр актанышлыларның рәхмәтен алган республика милли музееның музей-мемориалын җитәкләгән РФ хәрби-тарихи Академиясе член-корреспонденты Михаил Черепанов та залда утыручыларга кыйммәтле мәгълуматләр бирде. 

Тулырак укырга

Возврат к списку