Яшь галимнәргә Алемасов исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе тапшырылды

11 Июля 2019

Яшь галимнәргә Алемасов исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе тапшырылды.

10 июль көнне Татарстан Фәннәр академиясендә техник фәннәр кандидаты, доцент Ленар Мәүлиев, техник фәннәр кандидаты, доцент Рөстәм Мөхәмәтрәхимов, техник фәннәр кандидаты, “Казан вертолет заводы” инженер-конструкторы Айрат Сафиуллинга яшь галимнәргә бирелә торган В. Е. Алемасов исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе тапшырылды.

Премия авыл юллары салу, йорт төзү өчен арзанлы һәм нык материаллар һәм суга төшеп утыра ала торган вертолет моделе уйлап тапкан галимнәргә бирелде.

Ленар Мәүлиев авыл җирлегендә яңача юл төзү технологияләрен эшләгән. Ул тәкъдим иткән технологияләр буенча Нурлат, Лаеш, Яңа Чишмә районнарында юллар төзелгән. Киләсе елларда да Татарстан районнарында, якындагы ком, вак таш кебек материалларны исәпкә алып, юл төзү өчен мониторинг алып барыла.

“Без нигездә Уралдан китерелгән вак ташны Татарстандагы грунтларга һәм минераль материалларга алыштырырга мөмкинлек бирә торган материаллар, технологияләр, конструкцияләр эшлибез. Бу цемент, комплекслы кушылмалар кертелә торган составлар. Алар ныграк, суыкка чыдамрак, аларны безнең шартларда автомобиль юллары конструкцияләрендә кулланырга була. Нәкъ менә авыл җирлегендәге юллар төзүдә кулланыла”, - диде Ленар Мәүлиев.

Рөстәм Мөхәмәтрәхимов йорт төзелешендә куллану өчен нык, озак вакытка чыдамлы, һәр кеше сатып алырлык арзан, яңа төрле материаллар эшләгән. “Йортның тышкы ягын эшләү өчен 8-10 мм калынлыктагы плитәләр бу. Хәзерге фасад плитәләре уалучан, кыйммәтле, озакка чыдамый. Без плитәләр җиңел һәм арзан булсын дип тырыштык”, - диде ул.

Айрат Сафиуллин авария вакытында суга төшкән очракта да куркынычсыз булган пассажир вертолетларын сынау методлары һәм алгоритмнары булдырган. Хәзерге вакытта шундый вертолетларны виртуаль форматта сыныйлар. Галимнең сынау методлары һәм алгоритмнары Ансат вертолетын сертификацияләүдә кулланырга мөмкин.

“Без модельләр әзерләдек, алар төрле тышкы факторлар йогынтысында вертолет конструкциясенең үз-үзен тотышын бәяләргә мөмкинлек бирә. Вертолетка авария нәтиҗәсендә төрле гидродинамик йөкләмәләр була, без конструкциянең йөкләнешкә түзәргә сәләтле, ныклы, пассажирлар өчен куркынычсыз булуын күрсәтергә тиеш”, - диде галим.

IMG_2441.JPGIMG_2425.JPGIMG_2453.JPGIMG_2468.JPG

Татар Информ


Возврат к списку