Күзәнәк ысуллар – кешеләрне дәвалауда

Күзәнәк ысуллар – кешеләрне дәвалауда 9 Сентября 2019

Фәнни ачышлар эзеннән

Күзәнәк ысуллар – кешеләрне дәвалауда

Арка миенә зыян килү, шул сәбәпле кешенең йөри алмавы – бүгенге медицина фәнендә иң катлаулы мәсьәләләрдән санала. Аны дәвалауның нәтиҗәле ысулларын эзләү дәвам итә. Әгәр баш һәм арка миләре арасында бәйләнеш өзелмәгән булса, бу очракта экзоскелет һәм нейропротезлар кулланыла. Әмма алар, дәвалаудан бигрәк, авыруга гәүдәсен тотарга ярдәм итүче чаралар булып тора.

Арка мие зыян күргәндә, кешенең организмы тиз арада җәрәхәт урынын капларга керешә, бу исә нерв күзәнәкләренә үсәргә мөмкинлек бирми. Шуңа күрә аны дәвалау авырлыклар тудыра.

Хәзерге вакытта дөньяның иң күренекле галимнәре арка мие җәрәхәтләнгәндә кәүсәр (стволовой) күзәнәкләр һәм ген инженериясе казанышларын кулланып күзәнәкләрнең сизерлеген торгызу юлларын эзли.

Казан федераль университетының прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәге базасында профессор, Татарстан Фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы Альберт Ризванов җитәкчелегендә арка мие зарарлануны дәвалау өчен нәтиҗәле һәм зыянсыз күзәнәк дарулары эзләү эше алып барыла. Галимнәр кәүсәр мезенхим күзәнәкләрне күчереп утыртуның зыян күргән урынны дәвалауга һәм нерв күзәнәкләре арасында бәйләнешне тергезүгә йогынтысын күселәрдә сынап карыйлар. Бу вариант уңай нәтиҗәләр күрсәтә.

Казан галимнәре арка миенең җәрәхәтләнүе сәбәпле зыян күрү очрагын сайлап алалар, чөнки бу – иң еш очрый торган имгәнү булып санала. Кәүсәр күзәнәкне исә авыруның май катламыннан суыру организмның чит күзәнәкне кабул итмәү мөмкинлеген юкка чыгара, димәк, операциядән соң тернәкләнүне тизләтә. Моннан тыш, кәүсәр күзәнәкләрне арка миенең җәрәхәтләнгән урынына күчерү өчен фибринматрикс – хирургиядә еш кулланыла торган ябыштыргыч алына. Күзәнәкләрне аппликация кебек итеп җәрәхәткә ябу өчен өстәмә уколлар яки башка төрле гамәлләр башкару соралмый. Шул рәвешле, авыруның үз мезенхим кәүсәр күзәнәкләрен кабат операция ясаганда күчерергә дә мөмкин.Graphic1_.jpg

Ачышның авторлары кәүсәр күзәнәкләрне җәрәхәтләнүгә түгел, бәлки берничә атнадан соң күчерү нәтиҗәлерәк дип саныйлар. Бу да бик мөһим – чөнки җәрәхәтләнгәннән соң ук, зарарланган урынны чистарту өчен оештырыла торган беренче хирургик операция вакытында мондый гамәлләр башкару өчен шартлар булмаска да мөмкин. Шул ук вакытта мондый авырулар еш кына кабат операциягә мохтаҗ була, бу вакытта әлеге технологияне куллану уңай.

Арка мие җәрәхәтләнү кешенең тормышын чикли, аны актив көнкүрештән читтә калдыра. Соңгы ун елда дөньяда барган тикшеренүләр кәүсәр күзәнәкләр белән дәвалау ысулларының, вак җәнлекләрдә (тычканнарда һәм күселәрдә) сынау алып барылган вакытта ук, гадәттән тыш уңай нәтиҗәләргә китерүен күрсәтә. Әмма кешегә күчергәндә, тәҗрибә дәвалау баскычына бик акрын килеп җитә: чөнки әлеге дәвалау ысулының кеше өчен куркынычсызлыгын һәр яклап дәлилләргә кирәк. Моның өчен эре хайваннарда сынау узу таләп ителә.

Казан галимнәренең ачышы хәзер дуңгызларда сынау узды. Аның нәтиҗәләре дә, күселәрдәге кебек үк, нәтиҗәле. Димәк, кешеләрне дәвалауга да килеп җитәренә ышаныч бар.

Ачыш патент белән ныгытылган, бу да арка мие зарарлану очракларын күзәнәкләр ярдәмендә дәвалау ысулының тиз арада клиникаларда файдаланыла башлавына нигез була ала. Дөрес, бүгенге көндә күзәнәк продуктларын файдалану мәсьәләсенең хокукый ягы да әзер түгел әле. Норматив документлар кабул ителүгә, Казан галимнәре ысулны клиника шартларында сынау башлап җибәрергә җыеналар.

Альберт Анатольевич Ризванов, Татарстан Фәннәр Академиясенең мөхбир-әгъзасы


Возврат к списку