17.10.2019

2019 ел Нобель атнасы нәтиҗәләре
2019 ел Нобель премиясе атнасы нәтиҗәләре.

7-14 октябрь көннәрендә Нобель премиясе лауретларын билгеләү атнасы узды. Фәннең төрле өлкәсендә югары дәрәҗәгә ирешкән, кеше тормышына тәэсир иткән ачышлар ясаган галимнәр, шулай ук язучылар, рәсмиләр аталды.

Икътисад: ярлылыкка каршы көрәш өчен

Альфред Нобель истәлегенә оештырылган икътисад премиясе быел АКШ икътисадчылары Абхиҗит Банерҗи белән Майкл Роберт Кремер һәм Франция икътисадчысы Эстер Дюфлога бирелде. Бүләк галимнәргә "ярлылыкка каршы көрәштә эксперименталь алымнар" өчен бирелде.

Быелгы бүләк ияләре башкарган тикшеренү глобаль ярлылык белән көрәш мөмкинлеген арттырды, диелә Нобель комитеты белдерүендә. Аларның экспериментына нигезләнгән ысул бүгенге көндә тикшеренүләрнең чәчәк алган өлкәсе булган үсеш икътисадын үзгәрткән диелә.экономисты.png

Абхиҗит Банерҗи 1961 елда Һиндстанның Калькутта шәһәрендә туган. 1988 елда Һарвардта икътисад фәннәре докторы дәрәҗәсен алган. Массачусетс технологик институтында укыта. Тикшеренүләрнең төп юнәлеше – үсеш икътисады.

Майкл Кремер 1964 елда АКШта туган, Һарвард университеты профессоры. Үз эшләрендә галим үсеш алган икътисады булган илләрдә мәгариф, сәламәтлек саклау һәм авыл хуҗалыгы өлкәләрен өйрәнә. 2010 елдан ул АКШның халыкара үсеш агентлыгының (USAID) инновацион оешмалар буенча фәнни мөдире вазифасын үти.

Эстер Дюфло 1972 елда Парижда туган. Массачусетс технологик институты профессоры. ENS университеты һәм Массачусетс институтында белем алган. Нобель икътисад бүләген алган иң яшь галимә, әлеге бүләккә ия булган икенче хатын-кыз. Үз эшләрендә галимә ярлыларның социаль-икътисади тормышын өйрәнә.

Тынычлык: Эфиопия премьер-министрыpeace-ahmed.jpg

Нобель тынычлык бүләге быел Эфиопия премьер-министры Абий Әхмәт Алига бирелде. Рәсми белдерүдә әйтелгәнчә, мәртәбәле премия аңа "тынычлык һәм халыкара хезмәттәшлеккә ирешүдә тырышлыклар, аерым алганда, күрше Эритрея белән чик буе низагын тәмамлауда хәлиткеч башлангычы өчен" бирелә.бий Әхмәт Али 1976 елда Эфиопиядә туган. Әтисе – оромо халкына караган мөселман, әнисе – амхар халкыннан христиан. Яшүсмер чагында ук оромо халкының демократик оешмасына кушыла, баш күтәрүчеләр хәрәкәтендә катнаша. Хәрби хезмәттә, БМОның Руандадагы тынычлык контингентында хезмәт итә. 2010 елда парламентка үтә, мөселманнар белән христианнар арасында низаглар чишүдә катнаша. Соңрак хөкүмәттә эшли, 2018 елда илнең премьер-министры вазифасына керешә.

"Абий Әхмәт илнең премьер-министры булгач, ул Эритрея белән тыныч килешүләрне торгызырга теләвен белдерде. Тиз арада тыныч килешү принципларын билгеләде, ике ил арасында низагны тәмамларга теләде. Нобель комитеты солых килешүе Эфиопия һәм Эритрея халыкларына уңай үзгәрешләр китерәчәк дип өметләнә", диелә Нобель комитеты белдерүендә.

Әдәбият: Польша һәм Австрия язучыларылитература.jpg

2019 елның Әдәбият Нобель премиясе Австрия язучысы Петер Һандкега "лингвистик тапкырлык белән кеше тәҗрибәсенең перифериясен һәм үзенчәлеген тикшергән тәэсирле эш" өчен бирелде. 

Петер Һандке 1942 елда Австриядә туган. "Тамашачыларны хурлау" пьесасы (1966) һәм "Капкачы куркуы" романы (1970) аңа киңкүләм танылу китергән. Аның ике әсәре нигезендә фильмнар төшерелгән. 

Узган елны Нобель комитетындагы җәнҗал сәбәпле Әдәбият Нобель бүләге тапшырылмаган иде. лит2.jpgШуңа күрә быел узган елгы премия иясе дә игълан ителде. 2018 елның Әдәбият Нобель премиясенә поляк язучысы Ольга Токарчук лаеклы дип табылды. Аңа бүләк "чикләрне узуны тормыш формасы буларак энциклопедик дәрт белән тәкъдим иткән хикәяләү күзаллавы" өчен тапшырыла.

Ольга Токарчук 1962 елда Польшада, Украинадан күченгән гаиләдә туган. Варшава университетында психологик факультет тәмамлаган, шуннан соң психотерапевт булып эшләгән. Хәзерге вакытта Вроцлав шәһәрендә яши.

Иҗатын шигырьләр җыенытыгыннан башлаган. 1993 елда аның беренче романы дөнья күргән. "Йөгерүчеләр" романы өчен ул әдәбият өлкәсендә иң абруйлы саналган "Нике" һәм халыкара Букер премиясе бирелде. Аның әсәрләре күп телгә тәрҗемә ителде.

Химия: литий-ион батареяләрен булдыру өчен.

Химия өлкәсендә Нобель бүләге быел АКШ галиме Джон Гуденаф, АКШ һәм Британия галиме Стенли Уиттинһем һәм Япония галиме Акира Йошинога бирелә. Бүләк "литий-ион батареяләрен булдыру өчен" бирелде.

Бүгенге көндә әлеге җиңел, яңадан корыла алган көчле батарея бөтен җирдә – кесә телефоннарыннан алып, ноутбуклар һәм электрик машиналарга кадәр киң кулланыла. Мондый батареяләр кояштан һәм җилдән булдырылган энергияне дә зур күләмдә туплый ала, бу казылма ягулыктан азат булган җәмгыять төзү мөмкинлеге бирә. "Алар – яңадан корыла алган дөньяны булдырды", диелә Нобель комитеты белдерүендә. химики5.jpg

Джон Гуденаф 1922 елда Германиянең Йена шәһәрендә туган. Йель университетында белем алган, АКШ гаскәрендә хезмәт иткән, шуннан соң фән белән шөгыльләнә башлаган. Физика һәм материаловедение өлкәсендә белгеч. Күпсанлы премияләр ияләре, АКШның милли академиясе, Француз фәннәр академиясе, Лондон патша җәмгыяте әгъзасы. Хәзерге вакытта галимгә 97 яшь.

Стенли Уиттинһем 1941 елда Британиядә туган. Оксфорд университетында белем алган, шунда ук диссертация яклаган. АКШның Стэнфорд университетында эшләгән.

Акира Йошино 1948 елда Япониянең Осака шәһәрендә туган. Киото университетында укыган, Осака университетында докторлык дәрәҗәсен яклаган. 1985 елда литий-ион батареясен әзерли, аңа патент ала. Күпсанлы премияләр иясе.

Физика: галәмне өйрәнү һәм экзопланета ачу өчен

Физика өлкәсендә Нобель премиясе быел өч галимгә бирелде: акчалата бүләкнең яртысын Канада һәм АКШ галиме Джим Пиблс ала. Премия аңа "космология өлкәсендә теоретик тикшеренүләр" өчен бирелә. Бүләкнең икенче яртысын Швейцария галимнәре Мишель Майор белән Дидье Кело бүлешә. Бүдәк аларга "Кояшка охшаш йолдыз әйләнәсендә экзопланета ачкан" өчен бирелә.

Нобель комитеты хәбәр иткәнчә, 2019 елгы Нобель бүләге галәмнең төзелеше һәм тарихын өйрәнүдә яңа карашлар һәм Кояшка охшаш йолдыз әйләнәсендә яшәеш өчен яраклы була алган беренче планета ачу өчен бирелә. Быелгы премия ияләре безнең яшәеш турында фундаменталь сорауларга җавап табуга өлеш керткән, диелә Нобель комитеты белдерүендә.физики.jpg

Джим Пиблс 1935 елда Канадада туган. Принстон университетында астрономия өлкәсендә докторлык диссертациясен яклаган, соңрак шунда ук профессор дәрәҗәсенә ирешкән. Тикшеренүләре теоретик космология өлкәсенә карый. Альберт Эйнштейн исемендә лаеклы профессор дәрәҗәсенә ия.

Мишель Майор 1942 елда Лозаннада туган, 1977 елда Женева обсерваториясендә астрономия өлкәсендә докторлык диссертациясен яклый. Женева университеты мәртәбәле профессоры, Вольф премиясе иясе (2017). 2007 елда эштән рәсми китсә дә, Женева обсерваториясендә тикшерүләрне дәвам итә.

Дидье Кело 1966 елда Швейцариядә туган. Шулай ук Вольф премиясе иясе (2017). 1995 елда Мишель Майор белән бергә тарихта беренче булып 51 Пегас b экзопланетасын тапкан.

Физиология һәм медицина: күзәнәкләрне өйрәнү өчен.

Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләгенә быел АКШ галимнәре Уильям Кэлин, Грегг Семенза һәм британ галиме Питер Рэтклиффка лаек булды. Бүләк аларга "күзәнәкләрнең кислородны сизүе һәм аңа яраклашуы" өлкәсендә тикшеренүләре өчен бирелде.

1.jpgКүзәнәкләр өчен кислородның әһәмияте билгеле иде, ләкин элек күзәнәкләрнең кислородка яраклашуы өйрәнелмәгән булган. Быел Нобель бүләге бирелгән хезмәт кислородның кимү-артуына бәйле рәвештә күзәнәктәге молекуляр механизмнарны ачыклый.

Уильям Кэлин 1957 елда Нью-Йорк штатында туган. Дьюка университетын тәмамлаган, шунда ук медицина докторы дәрәҗәсенә ирешкән. 1998 елдан Һовард Һьюз Медицина институтында тикшеренүләр башкара. АКШның Милли фәннәр академиясе, Медицина академиясе әгъзасы. Тикшеренүләрне медицина, онкология юнәлешендә башкара.

Грегг Семенза 1956 елда Нью-Йоркта туган. Медицина һәм генетика белгече. HIF1A аксымын ачуы белән танылган. Һарвард университетын тәмамлаган, Пенсильвания университетында докторлык диссертациясен яклаган. Джонс Һопкинс университеты профессоры, АКШның Милли фәннәр академиясе, Медицина академиясе әгъзасы.

Питер Рэтклифф 1954 елда Англиянең Моркам шәһәрендә туган. Табиб, молекуляр биология белгече. Оксфордның Target Discovery Institute оешмасының җитәкчесе. Лондон патша җәмгыяте һәм Британиянең медицина академиясе әгъзасы.

2019 елда Нобель бүләгенең акчалата күләме 9 миллион швед кронасы тәшкил итәчәк дип көтелә (59 миллион сум чамасы).

Премияләр Альфред Нобель вафат булган көнне, 10 декабрь Швеция һәм Норвегиядә тапшырыла.

Центр перспективных экономических исследований Академии Наук РТ 50 лучших инновационных идей для Республики Татарстан Виртуальный музей-библиотека Академии Наук Республики Татарстан Татарстанский ЦНТИ