"Ачык университетның" чираттагы курсы PostХанлык темасын ачып бирәчәк

"Ачык университетның" чираттагы курсы PostХанлык темасын ачып бирәчәк 1 Ноября 2019

"Ачык университетның" чираттагы курсы PostХанлык темасын ачып бирәчәк

Акыл фабрикасы"ннан үсеп чыккан "Ачык университет" белем бирү проектының дүртенчесе Татарстан һәм татар халкы тарихының XVI йөзнең икенче яртысы – XIX гасыр башы аралыгына багышланачак.

"PostХанлык" дип аталган әлеге курс "Ачык университетта” оештырылган тарих курсларының 2нче өлеше. Ул 7 ноябрьдә Казанда башлана. Курсның максаты – татар халкы тарихыннан системлы белем бирү, халык арасында аны популярлаштыру, татар телендә белем бирүне актуальләштерү, татар милләте формалашу процессларын аңлату.

Әлеге курс ике модульдән тора, дип әйтә оештыручылар. Беренчесе татар халкы яңа сәяси шартларда (XVI йөзнең икенче яртысы – XVII гасыр), икенчесе татар халкы һәм Русия империясе (XVIII гасыр) темаларын ачыклаячак. Казан ханлыгы алынганнан соң татарлар ничек яши? Урта Идел һәм Урал халыкларын чукындыру сәясәте ничек бара? Русия империясендә татар бистәләре ничек көн күргән? – дигән сорауларга җавап бирәчәк, дип вәгъдә итә оештыручылар.

Курс ике ай дәвамында барачак. Һәр дәрес аерым темага багышланган. Лекцияләрне чорга бәйле махсус лекторлар, бу өлкәнең белгечләре Хатыйп Миңнеголов, Дамир Исхаков, Искәндәр Гыйләҗев кебек атаклы галимнәр укыячак.

Курс лекцияләре һәр атна, сишәмбе кич һәм шимбә көндез оештырыла. Катнашу түләүсез, әмма курска язылучыларның даими йөрүе мәҗбүри диелә. Курсны уңышлы тәмамлаучыларга квалификацияне күтәрү турында махсус таныклык тапшырылачак.

"Ачык университет"ның беренчесе татар тарихына, икенчесе заманча татар мәдәниятенә, ә өченчесе татар телен заманча укытуга багышланган иде. Аларның һәрберсендә 30лап кеше белем алды.

Ачык университет – ул татар телендә өстәмә белем бирү курслары, кыска вакыт эчендә сыйфатлы, тирән белем алу мөмкинлеге. Курсларда белем алучыларны атаклы татар галимнәре һәм гамәли белгечләр, актуаль белем, заманча укыту алымнары һәм татар телле мохит көтә. Киләчәктә бу курслар онлайн-университет форматында эшләячәк дип көтелә. Оештыручылар – Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм “Открытая школа” оешмасы.


Возврат к списку