World Robot Olympiad 2019 hungary

World Robot Olympiad 2019 hungary 12 Ноября 2019

Россия робототехника буенча бөтендөнья ярышларында беренче урынны алды

Безнең җыелма команда гомумкоманда зачетында беренче булды, ул Венгриядә узган World Robot Olympiad 2019 ярышларында 2 алтын, 2 көмеш һәм 1 бронза медаль яулады. Россия командасын Иннополис университеты әзерләде.робот2.jpg

Миасс һәм Мәскәү командалары кече төркемдә «төп» категориянең алтын һәм көмеш медальләрен алдылар, өлкәнрәкләр арасында беренче урынны Мытищи шәһәре командасы яулады. Студентлар ярышларында бронза медаль Владивосток командасына эләкте. Өлкән яшьтәгеләр группасында «Иҗади» төркемендә Санкт-Петербургтан килгән катнашучылар көмеш медаль яулады. Алар робототехника дәресләрен үткәрүдә ярдәм итүче робот эшләделәр. 

WRO-2019нда 8-10 ноябрьдә 71 илдән 1133 катнашучы ярышты. Алар «Төп», «Иҗади», «Алга киткән» категорияләрдә һәм «Роботлар футболы»нда медальләр өчен көрәштеләр. Россия данын Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Владивосток, Миасс, Түбән Тагил, Раменск, Мытищи, Магнитогорск, Новочебоксарск һәм Иннополис шәһәрләреннән 42 робот техникасы яклады.


Возврат к списку