Татарстанда WorldSkills Russia чемпионатының төбәк этабы башланды

Татарстанда WorldSkills Russia чемпионатының төбәк этабы башланды 15 Ноября 2019

Татарстанда WorldSkills Russia чемпионатының төбәк этабы башланды

13 ноябрьдә Татарстанда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) хәрәкәтенең 2019-2020 еллардагы төбәк чемпионаты старт алды. Быел ул 3 этапта - 13-15 ноябрьдә, 20-22 ноябрьдә һәм 4-6 декабрьдә узачак.
Чемпионатта компетенцияләр саны артты - ярышлар 162 һөнәр буенча узачак. Быел чемпионат республиканың Бөгелмә, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Казан, Лениногорск, Яр Чаллы, Түбән Кама, Сарман, Тәтеш, Иннополистагы 43 мәйданчыкта узачак.
Катнашучыларны сайлап алу бу елның сентябрь һәм октябрь айларында башланды, әлеге вакыт эчендә көллиятләр эчендә 500 дән артык чемпионат һәм 20 дән артык челтәрле чемпионат узды. Барлык сайлап алу этаплары нәтиҗәләре буенча региональ чемпионатка Татарстан Республикасының 28 районыннан, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән катнашучылар узды.
Региональ чемпионат үткәрелгәннән соң киләсе этап буларак Татарстан җыелма командасы формалашачак, ул ил чемпионатында республикабыз данын яклаячак. Әлеге чара Кемерово өлкәсенең Новокузнецк шәһәрендә 2020 елның 17-21 июлендә узачак. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ярышлар 124 компетенция буенча үткәреләчәк – өлкәннәр категориясендә 81 һәм яшүсмерләр юнәлешендә 43 компетенция.

Возврат к списку