Ачык университет" кысаларында курс 23 ноябрь татар теле һәм әдәбияты укытучылары
Казанда татар телен заманча укыту курсы тәмамланды
"Ачык университет"ны оештырган Дөнья татар яшьләре форумы рәисе урыбасары Айрат Фәйзрахманов сүзләренчә, әлеге курс татар теле укытучыларын укытуда заманча һәм нәтиҗәле алымнар кулланырга өйрәтүгә юнәлгән булган. "Чит тел укыту методикалары нигезләре һәм алдынгы технологияләре, татар телен укытуда кызыклы тәҗрибәләр һәм методикалар булды. Моннан тыш психология, юридик мәсьәләләр, чыгыш ясау осталыгы кебек темаларга да лекцияләр оештырдык", дип сөйләде ул Азатлыкка.
Курсның төп максаты итеп Фәйзрахманов татар телен укытуны сыйфат ягыннан камилләштерү, укытучыларга аны заманча һәм кызыклы итү юлларын аңлатуны атады.
"Мөгаллим" курсы – "Ачык университет" проектының өченче курсы булды. Дөнья татар яшьләре форумы башлангычы белән оештырылган әлеге проект төрле темаларга татарча дәвамлы лекцияләр тәкъдим итә. "Ачык университет"ның беренчесе татар тарихына, ә икенчесе заманча татар мәдәниятенә багышланган иде. Аларның һәрберсендә 30лап кеше белем алды.
Хәзерге вакытта Татарстан һәм татар халкы тарихының XVI йөзнең икенче яртысы – XIX гасыр башы аралыгына багышланган "PostХанлык" дип аталган курс бара.
Яңалык чыганагы: "Азатлык" сайты