СЛОВО года 2019

СЛОВО года 2019 24 Декабря 2019

2019 ел сүзләре: климат, протест һәм... татар язмышы

2019 ел тәмамлануга таба барганда дөньяның төрле тел оешмалары, танылган сүзлекләр, үзенчә елга йомгак ясап, ел сүзен игълан итә. Әлеге чараның максаты булып җәмгыятьтә иң күп күтәрелгән мәсьәләләрне барлау, иң актуаль сүз яки гыйбарәләрне табу тора.

Азатлык инглиз һәм урыс телендә "ел сүзе" дип табылган сүз-гыйбарәләргә күзәтү ясады. Шулай ук без татар галимнәреннән дә быел татар телендә ел сүзен нәрсә дип атар идегез дип сораштык.

Оксфорд ел сүзе итеп климатны атады

Дөньяда инглиз телендә иң абруйлы оешма булып елына дистәләрчә яңа сүзлек чыгарган "Оксфорд" нәшрияты санала. Ул инде дистәләп ел иҗтимагый яктан әһәмиятле саналган сүзләрне сайлый. Ел сүзе итеп, гадәттә, тормышка үзгәреш китергән, күпләрне борчыган һәм кызыксындырган төшенчәләр атала.

2019 елның сүзе итеп Оксфорд "climate emergency" (климатның гадәттән тыш халәте) гыйбарәсен сайлаган. Әлеге гыйбарәне сүзлек "климат үзгәрешен туктату яки тоткарлау өчен, шулай ук әйләнә-тирә дөньяга кайтмас зыян китерүне булдырмау өчен ашыгыч чаралар таләп иткән вазгыять", дип аңлата.

"Без ел сүзен сайлаганда, шунысы аңлашылды: климатка бәйле проблемнар без эшләгән барлык лексик элементларга кагыла һәм инглиз телле дөньяның 2019 елда нәрсәгә борчылуын чагылдыра", дип аңлатты әлеге сүз сайланышын мөхәррир Кэтрин Коннор Мартин.

2019 елда дөньякүләм чараларда климат үзгәреше, экология проблемнары чыннан да еш күтәрелде. Мисал итеп 16 яшьлек швед активисты Грета Тунберг чыгышы тирәсендә шау-шуны гына искә төшерү җитә.

Шунысы кызык: ел сүзе шорт-листында сүзләрнең барысы да диярлек экология һәм климатка бәйле булган. Белгечләр искәртүенчә, шорт-листка кагыйдә буларак тел кулланылышында яңа тенденцияләрне чагылдырган сүзләр керә.

Урыс теле: янгыннар һәм протестлар

Ә менә урыс телендә ел сүзе итеп медиада иң еш кулланылган сүзләр аталды. Аларны Пушкин исемендәге Урыс теле институты барлаган. Оешма игълан иткәнчә, 2019 елда урыс телле медиада иң күп итеп "янгын" һәм "протест" сүзләре кулланылды. Моннан тыш ел сүзе исемлегенә "суверен интернет" төшенчәсе дә керде.

"Янгын" сүзенең ешаюын "Слово года" проекты җитәкчесе Михаил Осадчий ике фактор белән аңлатты: Себердә озак дәвам иткән янгыннар һәм Нотр-Дам чиркәве януы. "Протест" сүзенә игътибар исә Мәскәү, Һонконг, Парижда булган протестлар сәбәпле арткан, ди галим. Элекке еллар белән чагыштырганда, 2019 елда янгын сүзе 5 тапкыр күбрәк, протест сүзе 3 тапкыр күбрәк кулланылган икән.

Моннан тыш галимнәр еш кулланылган, чит ил кешеләренә аңлату таләп иткән "суверен интернет" сүзтезмәсенең барлыкка килүенә дә игътибар иткән. "Безнең телдә яңа тотрыклы гыйбарә барлыкка килгән, ул Русия чынбарлыгының үзенчәлеген чагылдыра", ди Осадчий…

2019 елның татар сүзе нинди?

Татар теле белән шөгыльләнгән берничә оешма булуга карамастан, татарча "ел сүзен" сайлау гадәте юк. Шулай да, Азатлык берничә телче-галимгә мөрәҗәгать итеп, алар фикеренчә 2019 елның сүзе итеп нәрсәне атап була дип белеште.

Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының мөдире, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин сүзләренчә, ел сүзе төшенчәсе гел милләт язмышына бәйле. "Безнең бөтен уйлаган әйберебез – татар дөньясы инде. Халык саны алу мәсьәләләре килеп керде хәзер. Болай институт тормышы киң планда татар дөньясына бәйле, анда әдәбият, тел, уку-укыту мәсьәләләре. Татар хәле, татар язмышы дигән әйбер бара инде безнең. Бөтен яшәгән әйберебез шул", ди ул.

Галим сүзләренчә, тел институтының бөтен эшчәнлеге татар теленә, милләт язмышына бәйле, "Татарстанны күрсеннәр, Казанны күрсеннәр, безнең фән дәрәҗәсен күрсеннәр дип эшлибез. Ә ел саен татар сүзен сайлау кирәкме-юкмы, әлегә уйланганым юк, әйтә алмыйм, аның максаты нидә булыр икән соң?", ди ул.

"Безнең өчен милләт язмышы дигән әйбер ел саен, һәрвакыт бара инде, шуннан тагын да китеп була микән. Чөнки яшәү рәвеше шул. Нәрсәгә генә тотынсак та. Әйтик, музыка юнәлешен карыйбыз. Русиянең башка төбәкләрдәге кебек музыка турында гына була алмый, баребер милләт язмышына бәйләп, аның тарихына бәйләп, киләчәген күзаллап, милләт өчен хезмәт куйган шәхескә бәйләп өйрәнелә. Без хәтта спорт турында гына сөйләшсәк тә, анда да милли якны карыйбыз – үзебезнекеләр бармы, безне бу танытамы, шушы әйбер килеп чыга. Бәлки бу безнең чикләнгәнлектер дә. Ләкин шулай булса гына милләт саклана ала, көндәлек, бертуктаусыз, һава сулаган кебек, ниндидер яшәү рәвеше шулай булса", дип сөйләде Ким Миңнуллин Азатлыкка.

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты әдәбият белеме бүлеге мөдире, галим Әлфәт Закирҗанов та "ел сүзен" милләт темасына бәйләде. 2017 елдан татар теле мәктәпләрдә ихтыярига калганнан бирле соңгы елларның сүзләре дип "борчылу", "сызлану" сүзләрен атар идем, ди ул. Моннан тыш галим "театр" сүзе дә быел еш яңгырады дип саный.

"2019 елны әдәбият, сәнгать өлкәсендә еш яңгыраган һәм күпмедер дәрәҗәдә җәмгыять аның йогынтысын да күргән сүз дип "театр"ны атар идем. Чөнки татарның яшәешендә театр зур урын алып тора. Ул аның телен, гореф гадәтләрен, татарлыгын яклаучы һәм саклаучы урын. Кызганыч ки, мәктәп татар теле укыту мәсьәләсендә авыр хәлдә калган вакытта, төп таянычыларның берсе булып кала.

Күңел халәтен аңлатуга килгәндә мин "борчылу, сызлану" сүзләрен алыр идем. Күпме генә шапырынмасыннар, мактау-макталу сүзләрен сәгатьләр буе сөйләмәсеннәр, ләкин, шул ук вакытта, татарның бүгенге киләчәгенә янаган куркыныч – аның теле һаман куллануы кимү бару, мәктәпләрдә телнең кысрыклануы һәм боларны еш кына бүгенге көндә Шәймиев тәкъдим иткән полилингваль мәктпләр белән алышытыру омтылышы бара. Әлеге мәктпләрне тәмамалучылар татар телен белмәячәк. Полилингваль мәктәп нигезе булган 165нче мәктәптә татар рухы юк, һәм аның булуына шикләнеп карыйбыз. Саклыйбыз, төрле телләр белән татар телен дә өйрәнәбез дигән шау-шу белән халыкны тынычландыру бара. Болар артында минем җан әнрүем ята", дип сөйләде Азатлыкка Әлфәт Закирҗанов.

Филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясының мөхбир-әгъзасы, күп еллар сүзлекләр төзү белән шөгыльләнгән, бүгенге көндә Болгар ислам академиясе проректоры Айнур Тимерханов ел сүзе булып "ислам факторын" атарга тәкъдим итте.

"Әлеге сүзтезмә уңай яктан да, тискәре яктан да телгән алына. Илдә дини күтәрелеш, ислам диненә игътибар арта. Ислам тукымасы Русиянең мәгариф системына керүгә дәгъва кыла. Болгар ислам академиясе ачылды, бу өлкәдә уку-укыту стандартларын тикшерү бара, теология буенча диссертация шурасы ачылды. Дөрес, әле бу православ диненә бәйле, ләкин шундый ук шураны ислам фәннәре юнәлешендә дә ачу эше алып барыла. Икенче яктан исламга бәйле негатив яссылык та бар. Террорчылыкны ислам белән бәйлиләр. Гәрчә бу дөрес булмаса да. Бу ислам диненә тискәре йогынты ясый, мөселманнар турында ялгыш образ тудыра, иҗтимагый фикерне ялгыш юлга алып кереп китә”, диде ул.

Яңалык «Азатлык» сайтыннан алынды

Возврат к списку