Рөстәм Миңнеханов КФУның дистанцион формада укытуга күчүен бәяләде

Рөстәм Миңнеханов КФУның дистанцион формада укытуга күчүен бәяләде 24 Марта 2020

Рөстәм Миңнеханов КФУның дистанцион формада укытуга күчүен бәяләде

23 нче март көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникация институтында булды һәм югары уку йортының дистанцион формада укытуга күчүенең әзерлеген бәяләде.

Искәртәбез, КФУ 19 марттан республиканың башка югары уку йортлары белән беррәттән дистанцион формада укыту режимына күчте.

КФУ ректоры Илшат Гафуров билгеләп үткәнчә, 1736 дисциплинаны онлайн режимда алып барып булмаганга күрә, алар профилактик чаралар тәмамланганнан соң дәвам ителәчәк. Бу – лаборатор һәм физкультура буенча дәресләр.

Илшат Гафуров хәбәр иткәнчә, читтән торып укуда бүген 44 мең студент. «Электрон университет» системасында һәрберсенең шәхси кабинеты бар. КФУның үз укыту платформасына 1,7 меңнән артык цифрлы мәгариф ресурсы урнаштырылган.

Рөстәм Миңнеханов уку аудиторияләрендә булды, онлайн-лекцияләр барышын күзәтте, «EduTech» цифрлы мәгариф технологияләре үзәген карап чыкты, мөгаллимнәр һәм студентлар белән аралашты.

Татарстан Президенты шулай ук студентларга буш вакытларын мөмкин кадәр нәтиҗәле файдаланырга киңәш итте.

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе – республиканың баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина озата йөрде.

ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча


Возврат к списку