«Пушкин-ФЕСТ»2020
1 Июня 2020
«Пушкин-ФЕСТ» фестивале чаралары онлайн-режимда узачак
1 июньнән 6 июньгә кадәр А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәкнең социаль челтәрләрендә «Пушкин-ФЕСТ» узачак. Фестивальнең һәр көне билгеле бер темага багышлана:
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне: Пушкин балалар өчен.
2 июнь - Халык мәдәнияте көне: Пушкин һәм халык мәдәнияте.
3 июнь - Кул эшләре көне: Пушкин һәм декоратив-гамәли иҗат традицияләре.
4 июнь - Фән көне: Пушкин һәм фән.
5 июнь - А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәкнең туган көне.
6 июнь - Рус теле көне
Программада:
- А.С.Пушкинның тормышы һәм иҗаты турында видеохикәяләр;
- Видеосюжетлар: А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәк эшчәнлеге турында;
- Видеолекцияләр һәм видеочыгышлар;
- Танып-белү викториналары, мастер-класслар;
- А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәкнең туган көнендә видеокотлаулар;
- "ЖИВаGO" төркеме җырлары.
- «Пушкинда кунакта» дигән виртуаль рәсемнәр күргәзмәсе;
- «А.С.Пушкин әкиятләре укыйбыз» балалар флешмобы.