2030 елда илебездә демографик «упкын» көтелә

2030 елда илебездә демографик  «упкын» көтелә 8 Июля 2020
2030 елда илебездә демографик «упкын» көтелә
Статистик мәгълүматлар буенча, 2030 елга илебездә демографик «упкын» булырга мөмкин. Моңы сәбәпләре бик күп төрле: яшьләрнең соңлап гаилә коруыннан башлап икътисади факторларга кадәр. Бу хакта Татарстан Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге директоры Чулпан Илдарханова искәртте.

Нәсел-нәсәбебез нык, балаларыбыз исән-сау булсын дигән теләк белән «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәте «Балалар – Татарстан байлыгы» проектын тормышка ашыруны дәвам итә. Әлеге проект кысасында «Гаилә белеме: яшьләрне гаилә тормышына һәм ата-ана булу җаваплылыгына әзерлеген формалаштыру» социаль-психологик тренинглар программасы эшләнгән. Иҗтимагый палатада шул җәһәттән «түгәрәк өстәл» янында фикер алышу булды. Форсаттан файдаланып, «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәте референты Екатерина Салихова әзерләгән социаль-психологик тренинглар җыентыгын да тәкъдим иттеләр.

Бу чаралар бик истәлекле вакыйгага – «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәтенең туган көненә туры килде. Аның оешуына – 21 ел. Монысын да яхшыга юрадылар. Хәрәкәт дигәч тә, беренче чиратта күз алдына яшьләр килә. Шуңа күрә дә тренинглар ярдәмендә агарту эшләрен нәкъ менә мәктәп балалары, студентлар, яшь әти-әниләр белән үткәрергә җыеналар. «Түгәрәк өстәл»гә җыелган белгечләр – психологлар, юристлар, ЗАГС хезмәткәрләре, балалар табибларының төп игътибары демографик кризиска, ягъни халык санының азаюына юнәлтелде.

– Бу – бик куркыныч хәл, – диде Дәүләт Советының Социаль сәясәт буенча комитеты җитәкчесе Светлана Захарова. – Демографик кризисны икътисади проблемаларга гына бәйләп карарга ярамый. Яшьләрнең гаилә тормышына карашын үзгәртәсе иде. Гаилә, өйләнү, кияүгә чыгу, әти-әни булу кебек төшенчәләрнең җитди икәнен кечкенәдән үк аңлап үссеннәр. Соңгы вакытта ЗАГСта теркәлмичә, «яшәп торулар», бала табулар гадәти хәлгә әйләнде. Шул сәбәпле ир-атлар җаваплылыктан кача.

Бу хафаланулар бик урынлы. Статистик мәгълүматлар буенча, 2030 елга илебездә демографик «упкын» булырга мөмкин. Моның сәбәпләре дә күп. Үзебез өчен яшәп калыйк дигән сылтау белән соң өйләнешәләр. Аннан, вакыт үтеп китте инде дип, күпләр бала табудан бөтенләй баш тарта. Бер ел эчендә өйләнешкән парларның яртысы диярлек аерылыша. «Балалар – Татарстан байлыгы» проекты җитәкчесе Алсу Тарханова бу җәһәттән тагын да җитдирәк социаль-икътисади факторлар китерде: экология начарлана, яшь гаиләнең матди яктан базасы нык түгел, тормыш алып баруны үз җилкәсенә салган хатын-кыз бик мәшгуль, баланы үстереп аякка бастыру бик кыйммәткә төшә. Медицина ягыннан караганда исә кеше үзенең сәламәтлеге турында тиешенчә кайгыртмый. Мәгълүмат факторларының да тискәре йогынтысы шактый. Яшьләр европача яшәргә омтылалар, гаилә таркалуны бернигә санамыйлар.

Шул ук вакытта бала сәламәтлеге әти-әнисенекенә турыдан-туры бәйле. Бу хакта Татарстан Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге директоры Чулпан Илдарханова искәртте. Әлеге үзәк үткәргән мониторинг күрсәткәнчә, 2018 елда Татарстан Россиянең 85 төбәге арасында яңа туган балалар арасында үлем-китем очраклары буенча 25 нче урында булган. Әмма, әйтергә кирәк, мондый очраклар кимү икенче яктан каршылык та китереп чыгара. Җитлегеп тумаган балаларны саклап калу бер яктан демография үсүгә ярдәм итсә, икенче яктан инвалидларның артуына китерә. Андыйларның киләчәктә үз балалары да сау-сәламәт булмаска мөмкин. Димәк, гомумән алганда, сәламәтлек буыннан буынга какшый бара дигән сүз.

Дәвамы: «Ватаным Татарстан» газетасында


Возврат к списку