ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау комиссиясенең беренче утырышы узды

ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау комиссиясенең беренче утырышы узды 17 Июля 2020

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең беренче утырышы узды

15 июльдә Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең беренче утырышы булды. Комиссия рәисе, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов берничә юнәлештәге эшче төркемнәргә бүленеп эшләячәкләре хакында әйтте. Беренче төркем милли мәгарифкә багышлана.

Мәгариф оешмалары эшчәнлеген, укыту программаларын камилләштерү, дәреслекләрне һәм уку әсбапларын яңарту, федераль структуралар белән эшләү буенча эшче төркем белән Татарстан вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов җитәкчелек итәчәк.

«Милли белем бирү — гаять каршылыклы четерекле хезмәт. Министрлык бу эшне эзлекле алып бара. Федераль министрлык белән дә эшләргә кирәк. Республикабызның үз эчендә башкарасы эшләре дә җитәрлек. Татар теленә тәрҗемә ителгән дәреслекләрне федераль исемлеккә кертүне мөмкин кадәр тизләтергә кирәк», — диде Марат Әхмәтов. Ул татар теленнән 1-4 сыйныфлар өчен яңа буын дәреслекләрне мәктәпләрдә киң кулланышка кертү мөһимлеген әйтте.

«Элегрәк татар теле дәреслекләре катлаулы диләр иде, бүген яңа буын дәреслекләр эшләнә. Күбрәк коммуникатив алымнарны җигеп эшләргә кирәк. Укыту программасында сөйләм теленә өстенлек бирергә кирәк дигән фикерләр ишетәбез», — диде Марат Әхмәтов.

Милли мәгарифнең ресурслар белән тәэмин ителешендә җитмәүчелек булса, комиссия рәисе республика Президентына мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булганын искәртте. «Татар теле укытучыларының дәрәҗәле статусын булдыру. Гамәлдәге грантларны, конкурсларны нәтиҗәлерәк итү кирәк. Яңа кызыксындыру чаралары табылса да, зыян булмас», -диде.

Тулырак бу яңалык турында Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында

Возврат к списку