Хузиахмет Шагиахметович М.

Хузиахмет Шагиахметович М. 19 Февраля 2021

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе күренекле фольклорчы, филология фәннәре докторы, профессор, ТАССР һәм РФның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Хуҗиәхмәт Мәхмүтов вафат булу сәбәпле, мәрхүмнең тормыш иптәше, балалары һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша.

Хуҗиәхмәт Шаһиәхмәт улы Мәхмүтов – караган хезмәтләр авторы, халык авыз иҗатының афористик жанрларын классификацияләгән галим.

Ул 1933 елда Татарстанның Мамадыш районы Түбән Ушмы авылында туа. 1953-1958 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә белем ала. Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтындагы эшчәнлеген 1966 елда аспирант буларак башлап җибәрә һәм озак еллар дәвамында баш гыйльми хезмәткәр дәрәҗәсендә хезмәт куя, татар халык табышмакларына багышланган кандидатлык диссертациясе һәм татар халкының афористик иҗатын тирәнтен тикшергән докторлык диссертациясе яклый.

Олы йөрәкле, милли җанлы шәхесебезнең рухы тыныч, туфрагы җиңел булсын!


Возврат к списку