Юбилей Хузина Ф.Ш.

Юбилей Хузина Ф.Ш. 30 Июля 2021
Археолог Фаяз Хуҗинга Татарстан Фәннәр академиясенең алтын медале тапшырылды

Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов археолог, академик Фаяз Хуҗинга Татарстан Фәннәр академиясенең «Фәндәге казанышлары өчен» алтын медален тапшырды. Алтын медаль академиянең иң югары бүләге санала.

«Без сезне күренекле галим, публицист, фән популяризаторы буларак беләбез. Татарстан археология фәне сезнең фәнни казанышларыгыз белән горурлана. Фәнни дөньяда сез урта гасыр археологиясе өлкәсендә күренекле белгеч буларак киң танылган. Казанның меңъеллыгы археологларыбызның максатчан эшчәнлеге нәтиҗәсендә билгеләнде. Монда сезнең дә роль зур. Сез бу бүләккә чыннан да лаек», — диде Мәгъзүм Сәлахов Фаяз Хуҗинга медаль тапшырганда.

Бүген Татарстан Фәннәр академиясендә Фаяз Хуҗинның 70 яшьлек юбилеена багышланган «Идел-Урал төбәгенең урта гасырлар археологиясе проблемалары» темасына илкүләм фәнни семинар башланып китте. Семинар галимнең туган көненә — 1 августка кадәр дәвам итәчәк. Түгәрәк өстәл форматындагы утырышлар Биләр шәһәрчегендә һәм Болгар тыюлыгында узачак.

IMG_6709.JPGСеминарның пленар утырышында катнашкан галимнәр Фаяз Хуҗинның казанышларын, фәнгә керткән өлешен билгеләп үттеләр. Мәгъзүм Сәлахов юбилярга Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев исеменнән котлау открыткасы тапшырганда, Татарстанның беренче Президенты Фаяз Хуҗинның эшчәнлеген ихтирам иткәнен әйтте.

А.Х. Халиков исемендәге Археология институты директоры Айдар Ситдыйков Фаяз Хуҗинның тормыш юлына күзәтү ясады. «Биләр экспедицияләре Фаяз Хуҗин биографиясенең генә түгел, Россия археология фәненең дә якты сәхифәсе булып тора. Биләр шәһәрчеге бөтен Көнчыгыш Европада урта гасыр чорының күп кенә процессларын аңлау өчен таяну ноктасы булып тора. Бу — Фаяз Хуҗинның өлеше», — диде ул.Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов үзен Фаяз Хуҗинның укучысы дип таныштырды. Ул Алабуганың меңъеллыгын билгеләүдә, Казан Изге ана иконасын табуда Фаяз Хуҗинның өлеше зур икәнен әйтте.

Фаяз Хуҗин юбилеен тавыш-тынсыз гына уздырып җибәрергә ниятләгән булган. Ул бу семинарның соңгы көненә кадәр аның өчен сер булып сакланганын һәм хезмәттәшләрен күрүенә сөенгәнен белдерде.

IMG_6763.JPGIMG_6728.JPGIMG_6777.JPG


Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/


Возврат к списку