Удмурт халкының рухи мирасы - Кукмара районына фәнни экспедиция
Экспедиция әгъзалары Иске Оча, Пүчинкә-Сутер, Яңа Каенсар, Лельвиж, Нырья, Кызыл Чәчәк, Балды-Кенә, Югары Күзмәс, Иске Кенә Җумыя, Урта Кумор, Түбән Кумор, Салкын Чишмә, Ошторма Җумыя, Иске Җумыя, Югары Җумыя авылларында булып, анда удмурт халкының рухи мирасын өйрәнделәр, халык авыз иҗаты, йолалары, сәнгате һ.б. буенча материаллар тупладылар.
«Татарстан халкының мәдәниятләр калейдоскобы» дип аталган төбәкара проект ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтты инициативасы белән республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы чаралары планын тормышка ашыру кысаларында гамәлгә ашырыла. Әлеге масштаблы проектның максаты – республика территориясендә яшәүче чуваш, удмурт, мари, мордва халкының рухи мирасын фәнни яктан өйрәнү. Җәй дәвамында мондый экспедицияләр шулай ук Мордовия Республикасы Хөкүмәте каршындагы Гуманитар фәннәр институты, Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр институты, В.М. Васильев исемендәге Мари тел, әдәбият һәм тарих институты галимнәре катнашында Татарстанның Тәтеш, Нурлат, Әгерҗе районнарында да узды.