"Ике һәм күптеллелек шартларында дәүләт һәм региональ телләрне куллануның хокукый нигезләре" Халыкара фәнни-гамәли конференция

"Ике һәм күптеллелек шартларында дәүләт һәм региональ телләрне куллануның хокукый нигезләре" Халыкара фәнни-гамәли конференция 9 Декабря 2021
ПРЕСС-РЕЛИЗ

2021 елның 13 декабрендә «2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында «Ике һәм күптеллелек шартларында дәүләт һәм региональ телләрне куллануның хокукый нигезләре (федераль дәүләтләрдә тел сәясәтен тормышка ашыруның дөньякүләм тәҗрибәсе)»дигән темага Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә. Әлеге чараның төп оештыручысы булып Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тора.

Конференциянең төп эш юнәлешләре:

- Россия Федерациясендә һәм чит илләрдә тел ситуациясе;

- Россия Федерациясенең дәүләт телен, Россия Федерациясендә һәм чит илләрдә яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү барышын фәнни һәм фәнни-методик яктан тәэмин итү;

- туган телләрне һәм әдәбиятларны укытуда заманча белем бирү траекторияләре.

Конференциядә катнашу өчен 80 кә якын фәнни доклад кабул ителде. Конференция эшендә Казакъстан Республикасы, Кыргызстан Республикасыһәм Мәскәү, Улан-Удэ, Элиста, Уфа, Чебоксар, Саранск, Йошкар-Ола, Ижау, Эстәрлетамак, Якутск, Черкесск, Казан, Яр Чаллы, Әлмәт һ.б. шәһәрләрдән галимнәр катнашачак.

Чыгыш ясаучылар арасында филология фәннәре докторы, доцент, Россия Фәннәр академиясе Тел белеме институтының милли телләр буенча фәнни-тикшеренү үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Эржен Владимировна Хилханова (Мәскәү), сәясәт фәннәре кандидаты, доцент, Доржи Банзаров исемендәге Бурят дәүләт университетының Бурят теле һәм әдәбияты югары мәктәбе директоры Гарма-Ханда Цыбикжаповна Гунжитова (Улан-Удэ), тарих фәннәре кандидаты, доцент, Кыргызстан Халыкара университетының укыту эшләре, фән һәм дәүләт телен үстерү буенча проректор Жылдыз Кубанычбековна Омурзакова (Бишкәк, Кыргызстан), юридик фәннәр кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган юристы, Конституцион судының аппарат җитәкчесе Әнәс Гаптрәүф улы Нуриев (Казан),сәясәт фәннәре кандидаты, доцент, КЧР Хөкүмәте каршындагы Карачай-Черкес гуманитар тикшеренүләр институты директоры урынбасары Щербина Елена Анатольевна (Черкесск), филология фәннәре докторы, профессор, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетының филологик белем һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Илшат Сәхиятулла улы Насипов, филология фәннәре докторы, Н.П. Огарев исемендәге Мордва дәүләт университетының фин-угор филологиясе кафедрасы мөдире Юрий Григорьевич Антонов (Саранск), Чувашия Республикасы Мәгариф һәм яшьләр сәясәте министрлыгының Чувашия республикасы Мәгариф институтының региональ үсеш үзәге директоры Инесса Владимировна Ядранская (Чебоксар), Россия Федерациясенең прокуратура университетының укытучы-тикшеренүчесе, Саха (Якутия) Республикасының Хангаласс районы прокуроры Иван Васильевич Ядреев һәмбашкалар бар.

Конференциядә Татарстан Республикасы дәүләт органнары, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, фәнни оешмалар, белем бирү оешмалары, вакытлы матбугат вәкилләре һ.б. катнашуы көтелә.

Конференциянең эш тәртибе:

- пленар утырыш(10.00 – 13.00);

- секцияутырышы(14.00−17.00);

Конференция Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Кече залында (Казан шәһәре, Бауман урамы, 20 нче йорт) үткәрелә.

Башлану вакыты- 10.00. Регистрация - 9.00.

Конференциядә катнашучыларны «ZOOM» системасы аша теркәү 9.00 сәгатьтә башлана.

Zoom конференциясенә кушылу өчен сылтама:

https://us06web.zoom.us/j/87920623263?pwd=S2lWUEpkTWpaSHBlRHJ0UmFHNUJuZz09

Конферециянең идентификаторы: 879 2062 3263

Керү өчен код: 129989

Белешмәләр өчен телефон: 8 (843)590-55-93, 89274159552


Возврат к списку