«Хуҗа Бәдигый – тел галиме»

«Хуҗа Бәдигый – тел галиме» 19 Января 2022
«Хуҗа Бәдигый – тел галиме» – 2021 ел ахырында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында шул исемдәге яңа китап дөнья күрде (Хуҗа Бәдигый – тел галиме / текстларны әзерләүче һәм төзүчеләр Э. Х. Кадирова, Д. М. Мөхәммәтҗанова. – Казан: ТӘһСИ, 2021. – 252 б.)
Хуҗа Бәдигый – татар тел белемен, фольклорын, милли мәгарифне үстерүгә зур өлеш керткән галим, дәреслекләр, методик кулланмалар авторы, XX гасыр башында абруйлы уку йортларында татар теле һәм фольклорын укыткан мөгаллим. Галимнең бай фәнни-методик мирасы Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә саклана, алар арасында җәмәгатьчелелеккә барып ирешмәгәннәре дә шактый.
Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни-гамәли хезмәтләре белән татар фәнендә тирән эз калдырган Хуҗа Бәдигыйнең мирасын барлап, бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган аерым хезмәтләрен туплап, беренче мәртәбә укучыга тәкъдим итте.
Китап Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Ким Миңнуллин тарафыннан язылган кереш сүз белән башланып китә. Җыентыкта шулай ук Х. Бәдигый турында М.З. Зәкиевнең «Татар тел гыйлеме үсешендә Хуҗа Бәдигый», Д. Мөхәммәтҗанова һәм Э. Кадироваларның «Ученый-филолог и педагог Худжа Бадигый» мәкаләләре китерелә.
«Хуҗа Бәдигый – тел галиме» җыентыгында татар әдәби теле тарихы, татарларда имла, терминология, лексикология, грамматика мәсьәләләренә караган «Вопросы алфавита и орфографии (по поводу доклада Г. Алпарова)» (рус һәм татар телендәге вариантларда), «Татарларда гарәп әлифбасы (арабский алфавит у татар) (Б. Яфаров белән берлектә язылган)», «Татар теленең шәкли грамматикасы нигезләре», «Склонение в турецких диалектах», «Основы синтаксиса татарского языка (Опыт изучения синтаксиса татарского языка с формальной точки зрения)», «1935 елгы тел экспедициясе материаллары йомгаклары буенча хәзерге татар әдәби һәм сөйләм теленең лексик-семантик яктан үсеш тенденциясе (башлангыч йомгаклар)», «Термины по фонетике» хезмәтләре тәкъдим ителә.
X. Бәдигыйнең җыентыкта урын алган немец телендә очраган төрки сүзләрне өйрәнгән «Turkische Wӧrter im Deutschen (Немец телендә төрек сүзләре)» дигән немец телендәге мәкаләсе аның киңкырлы фәнни эшчәнлеген күрсәтә. Гарәп графикасында, яңалифтә, кириллицадагы кульязма һәм машинкада җыелган бу текстлар рус графикасына нигезләнгән гамәлдәге әлифбага күчереп бирелде. Хезмәт басмага Институтыбыз хезмәткәре Энҗе Хәнәфи кызы Кадирова һәм Динә Марсил кызы Мөхәммәтҗановалар тарафыннан әзерләнде.
Китап татар теле белгечләренә, югары уку йорты студентлары һәм педагогларына, укытучыларга, Х. Бәдигыйнең фәнни-педагогик мирасы белән кызыксынучыларга тәкъдим ителә.

Мәгълүмат өчен:
Хуҗа Бәдигый (Хуҗа Габделбадыйг улы Бәдигов) 1887 нче елда Мамадыш районы Югары Берсут (Кыерлы) авылында туа. Ул Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем ала. 1918-1926 елларда ул К.Насыйри исемендәге Казан татар педагогия техникумында татар теле һәм әдәбиятын укыта, татар хатын-кызларыннан укытучылар хәзерләү семинариясендә дәресләр бирә. 1926 нчы елның көзендә Академик үзәк, белемен күтәрү өчен, галимне Ленинград Шәрык институтына укырга җибәрә. Хуҗа Бәдигый аны тәмамлагач, шунда ук аспирантура үтә, академик А.Н. Самойловичта тюркология буенча тулы курс тыңлый, «Төрки телләрнең чагыштырма морфологиясе» дигән темага кандидатлык диссертациясе яза. 1930 нчы елда укуны тәмамлап, Казанга кайту белән, Х.Бәдигый Казан дәүләт педагогия институтына укытучы итеп алына һәм гомеренең соңгы көннәренә, 1940 елга кадәр, шунда хезмәт куя.
Хуҗа Бәдигый педагоглык хезмәтен фән эше белән тыгыз кушып бара. Ул – укыту-тәрбия өлкәсендә үз вакытында файдалы роль уйнаган дистәләрчә дәреслекләр, кулланмалар һәм мәкаләләр авторы.
Хуҗа Бәдигый – татар фольклористикасына зур өлеш керткән шәхес. Ул үзе туплаган халык авыз иҗаты әсәрләренең бер өлешен 1912-1914 елларда ук «Халык әдәбияты» исеме белән дүрт җыентык итеп бастыра. Анда мәкальләр, табышмаклар, такмаклар, такмазалар, бәетләр, җырлар дөнья күрә. Х. Бәдигый фольклор әсәрләрен халык теленнән язып алу, туплау эшен туктаусыз дәвам итә, шул ук вакытта аларны өйрәнә, фәнни әйләнешкә кертә.

Возврат к списку