Татарстан халыкларының мәдәниятләре калейдоскобы

Татарстан халыкларының мәдәниятләре калейдоскобы 27 Января 2022
ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының узган ел ахырында дөнья күргән «Мәдәниятләр калейдоскобы» дип аталган яңа китабында (Калейдоскоп культур: сборник материалов по результатам научных экспедиций по изучению культуры народов Республики Татарстан / Руков.проекта К.М. Миннуллин; науч. ред. Р.Р. Султанова, И.И. Ямалтдинова; сост. и отв.ред. Н.В. Герасимова. ‒ Казань: Издательство АН РТ, 2021. ‒ 280 с.: 64 л. ил.), Татарстан Республикасы халыкларын өйрәнү буенча комплекслы фәнни экспедицияләр вакытында җыелган материаллар тәкъдим ителә.
Фәнни экспедицияләр оештыру ‒ ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты эшчәнлегендә мөһим юнәлешләрнең берсе. Россия Федерациясе һәм якын чит илләрдәге татарлар күпләп яши торган районнарга халык иҗатын, диалектларын, этнография, археология, сәнгатен өйрәнү максатыннан, комплекслы экспедицияләр менә инде берничә дистә ел дәвамында оештырыла.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында институт тарафыннан «Татарстан халыклары мәдәнияте калейдоскобы» дигән уникаль проект тормышка ашырылды, аның кысаларында Татарстанның чувашлар, марилар, мордвалар, удмуртлар күпләп яши торган кайбер районнарына комплекслы экспедицияләр оештырылды. Проект Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр институты, Мордовия Республикасы Хөкүмәте каршындагы Гуманитар фәнни-тикшеренү институты, В.М. Васильев исем. Мари тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институты, Россия Фәннәр академиясенең Урал бүлекчәсе Удмурт федераль тикшеренү үзәге белән берлектә тормышка ашырылды. Экспедиция барышында галимнәр Татарстанның тугыз районында 130 дан артык торак пунктта эшләде. Әлеге экспедицияләр вакытында җыелган материаллар җыентыкта урын алды. Мәкаләләрдә татар, мари, мордва, удмурт һәм чуваш халыкларының теле, фольклоры, матди һәм рухи мәдәнияте үзенчәлекләре яктыртыла.
Җыентык этнографларга, тел белгечләренә, фольклорчыларга, тарихчыларга, сәнгать белгечләренә, шулай ук Татарстан халыклары тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынучыларга тәкъдим ителә.

Возврат к списку