Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары өчен методик әсбаплар

Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары өчен методик әсбаплар 15 Марта 2022
ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләре нигезендә эшләнгән дәреслекләр корпусы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары өчен методик әсбаплар белән тулыланды.
Шәкүрова М.М. Авыз күрке – тел. Методик әсбап: Мәктәпкәчә белем бирүоешмалары өчен / М.М. Шәкүрова, Л.М. Гыйниятуллина. –Казан, 2021. – 40 б.
Шәкүрова М.М. Телнең күрке – сүз. Методик әсбап: Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары өчен / М.М. Шәкүрова, Л.М. Гыйниятуллина. – Казан, 2021. – 60 б.
Милли мәгариф бүлеге фәнни хезмәткәрләре, филология фәннәре кандидатлары Мөслимә Шәкүрова һәм Лилия Гыйниятуллинаның «Авыз күрке – тел» һәм «Телнең күрке – сүз» китаплары мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының әзерлек һәм зурлар төркемнәре тәрбиячеләренә, татар теле укытучыларына тәкъдим ителә. Авторлар аларны дәресләрдә параллель рәвештә кулланырга тәкъдим итә, чөнки беренче әсбаптагы дүрт лексик блокка ("Мин", "Әйләнә-тирә дөнья", "Туган илем", "Татар дөньясы") бүленгән темалар икенче әсбаптагы халкыбызның сәнгате, әдәбияты, мәдәнияте һәм тарихы белән таныштыручы темалар белән тыгыз бәйләп алып барыла.
Элегрәк Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында М. Шәкурова, Л. Гыйниятуллина, Г. Мөхәрләмова һәм Д. Абдуллинаның «Уйна да, уйла да!» исемле дидактик уеннар кулланмасы басылып чыккан иде. Башлангыч сыйныфларда эшләүче укытучыларга тәкъдим ителгән бу китапта “Туган тел (татар теле)” һәм “Әдәби уку” дәресләрендә файдалану өчен ФДБСка нигезләп эшләнгән дидактик уеннар туплап бирелгән.

Возврат к списку