КФУның татар теле, әдәбияты һәм журналистика бүлегенә бер урынга биш кеше гариза биргән

КФУның татар теле, әдәбияты һәм журналистика бүлегенә бер урынга биш кеше гариза биргән 28 Июля 2022

КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов «Филология. Татар теле һәм әдәбияты, журналистика» белем бирү программасына бер урынга биш кеше гариза биргәнен әйтте.

«Быел нәкъ шушы ук программага бюджет хисабына 25 студент кабул ителә. Исемлекләр 1 августта билгеле булачак. Бүгенге вазгыять өчен шактый зур конкурс: 25 урынга 131 гариза кабул ителде. 25 студентның өчесе чит төбәкләрдән (Ульяновск, Удмуртия, Башкортстан). Җиде егетнең укырга килүе шулай ук, шатланырлык очрак», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

КФУның Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә татар журналистикасы юнәлеше 2020 елда ачылды. Бу юнәлештә укучы студентлар практиканы республиканың «Татмедиа» агентлыгы карамагындагы матбугат органнарында, телевидениедә узачак.

Бу хакта тулырак Татар – Информ сайтында укырга.

Возврат к списку