Телдәге алынма сүзләр мәсьәләсе турында
ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин һәм лексикография бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Ринат Сәфәров 7 ноябрьдә «Таяну ноктасы» тапшыруының телнең чисталыгы проблемаларына багышланган чираттагы чыгарылышында катнаштылар.
Билгеле булганча, октябрьдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасына “Россия Федерациясе дәүләт теле турында” Федераль законына үзгәрешләр кертү турында" федераль закон проекты кертелгән иде. Бу документ нигезендә, аерым алганда, әзерләнә торган норматив хокукый актлар проектларының рус әдәби теле нормаларына туры килү-килмәвен ачыклау өчен, федераль хакимият органнары тарафыннан мәҗбүри лингвистик экспертиза үткәрү турында норма кертү карала.
Әлеге закон проектын кабул итү милли телләргә нинди йогынты ясарга мөмкин? Аның таләпләрен татар теленә карата ничек дөрес кулланып булачак? Цифрлаштыру, IT-технологияләр чорында телнең чисталыгын саклау мөмкинме? – «Таяну ноктасы» студиясендә әлеге һәм башка сорауларга җавапларны галимнәр, республика телевидениесе һәм татар басмаларының журналистлары бергәләп эзләде.
Тапшыру белән тулырак түбәндәге адрес буенча танышырга мөмкин:
https://tnv.ru/tv-projects-item/tayanu-noktasy/