Россия Президенты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр советының 10 еллыгына багышланган конференция

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Гөлназ Мөхәрләмованың 2022 елның 16-17 ноябрендә Мәскәү шәһәрендә узган «Россия: бердәмлек һәм күптөрлелек» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә ясаган чыгышы Россия Федерациясе халыкларының туган телләрен саклау һәм үстерү барышына фәнни һәм фәнни-методик ярдәм итү үзенчәлекләрен яктыртуга (Татарстан Республикасында татар теле мисалында) багышланган иде.
Россия Федерациясе Президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр Советы, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык тарафыннан оештырылган әлеге конференциядә дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, фән һәм мәгариф оешмалары хезмәткәрләре, иҗтимагый-сәяси өлкәнең аерым тармакларыннан экспертлар катнашты. Эш Россия Федерациясе дәүләт милли сәясәтенең максатлары, өстенлекле бурычлары һәм юнәлешләрен исәпкә алып билгеләнгән сигез секциядә оештырылды. Гөлназ Мөхәрләмова «Россиянең этномәдәни һәм тел күптөрлелеген саклау» секциясе эшендә катнашты һәм чыгыш ясады.