«Игътибар үзәгендә – тел мәсьәләләре». III Казан халыкара лингвистик саммиттан кайбер фикерләр

«Игътибар үзәгендә – тел мәсьәләләре». III Казан халыкара лингвистик саммиттан кайбер фикерләр 21 Ноября 2022

Төрле телләрне укыту проблемалары, лингвистиканың психология, медицина, программалаштыру һәм сәясәт белән бәйләнеше, дөнья җәмәгатьчелегенең бүгенге үсеш этабында тел белгечләренең бурычлары – болар һәм телгә кагылышлы башка мәсьәләләр 2022 елның 14-19 ноябрендә Казан федераль университетында узган III Казан халыкара лингвистик саммитында игътибар үзәгенә куелды.

Россиянең иң борынгы һәм алдынгы югары уку йортларының берсе булган Казан университеты өчен тел белеме һәрвакыт фәнни эшчәнлекнең төп юнәлешләреннән санала. Быелгы Халыкара саммит 200 ел элек салынган традицияләрнең хәзерге буын лингвистлары һәм филологлары тарафыннан уңышлы дәвам ителүенең ачык дәлиле.

- Тел һәм мәдәни күптөрлелеге белән үзенчәлекле булган илебез өчен Казандагы коллегалар һәм фәнни партнерларның эшчәнлеге аерым әһәмияткә ия. Тел закончалыкларын, аның табигатен һәм үсеш-үзгәрешен танып-белү, тел төрлелеген саклау мөмкинлеге – болар барысы да төрле илләрдән һәм фән өлкәләреннән белгечләр берләштерүне таләп итә. Халыкара Саммит нәкъ менә шундый милләтара берләшү мәсьәләсен хәл итә, - дип билгеләп үтте Россия Президентының мәдәният мәсьәләләре буенча киңәшчесе Владимир Толстой.

Бүгенге проблемаларга һәм лингвистиканың үсеш юлларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү өчен КФУда әлеге саммит өченче мөмкинлек. Конференциягә 700 дән артык кеше теркәлгән.

- Сүз кешене канатландырырга да, шул ук вакытта яраларга да мөмкин. Шулай ук нәкъ менә сүз кешеләргә үзара килешергә ярдәм итә. Без Россиядә һәм Татарстанда яшәүче кешеләр белән горурланабыз. Республикада мәктәпләрне иң яхшы уку җиһазлары һәм уку әсбаплары белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә. Ә педагогика хезмәткәрләре-телләрне укытуның нәтиҗәле методикаларын белгән алдынгы кешеләр, -дип саный Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева

- Татарстан халкы арасында рус һәм татар телләре курслары зур популярлык казана. Соңгы ике елда гына да меңнән артык кеше, шул исәптән 16 министр һәм 82 башкарма хакимият органнары җитәкчесе курслар узды. Институтның иң әзерлекле студентлары көче белән бик кызыклы проект тормышка ашырыла, ул «Ашыгыч лингвистик ярдәм» дип атала, анда һәр кеше мөрәҗәгать итә ала, - дип сөйләде КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов.

XIX гасырда оешкан Казан лингвистика мәктәбе актив үсеш юлында. Нәкъ менә биредә кайчандыр тел белеменең күп кенә тармакларына нигез салынган, бүгенге көндә әлеге эшчәнлек тел белеменең яңа юнәлешләрен үстерү юлы белән уңышлы дәвам итә. Яңа типтагы лингвистик мәктәпнең төп бурычы булып укучыларны коммуникатив яктан гына түгел, ә фәнни яктан тирән дәрәҗәдә күп теллелеккә өйрәтү кала.


Бу хакта тулырак: https://kazanfirst.ru/articles/598511


Возврат к списку