Рәшит Сүнәев Макс Планк исемендәге медаль белән бүләкләнде

22 Ноября 2022

Россия Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы Рәшит Сүнәев Макс Планк исемендәге медаль белән бүләкләнде.



1945 елда нигезләнгән һәм бүгенге көндә 60 000 якын әгъзасы булган Германия физика җәмгыяте (DPG) 2022 елның 17 ноябрендә Рәшит Али улы Сүнәевнең Теоретик физика өлкәсендәге иң югары бүләк – Макс Планк медале белән бүләкләнүе турында хәбәр итте.

Рәшит Сүнәев – дөньякүләм танылган астрофизик, Россия Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, РАНның космик тикшеренүләр институтында бүлек мөдире, Макс Планк җәмгыятенең Астрофизика институты директоры, Принстон Перспектив тикшеренүләр институты профессоры.

Медаль 1929 елда, Макс Планкның 70 яшьлеге уңаеннан әзерләнә һәм дөньяның иң мәшһүр галимнәренә генә бирелә. Беренчеләрдән булып бу медаль белән Макс Планк һәм Альберт Эйнштейн бүләкләнә. 1930 елларда әлеге медальгә квант механикасын нигезләүче Нильс Бор, Вернер Гайзенберг, Эрвин Шредингер һәм заманча теоретик физиканың яңа юнәлешләрен булдыручы физика галимнәре Поль Дирак, Петер Дебай, Энрико Ферми һәм башкалар лаек була. Шулай ук медаль ияләре арасында данлыклы совет академик-галимнәре Лев Ландау (1960) һәм Николай Боголюбов (1973) бар.

Рәшит Сүнәевне Макс Планк медале белән бүләкләү турындагы рәсми пресс-релизда болай диелгән:

«Германия физика җәмгыятенең иң югары бүләге – Макс Планк исемендәге медаль – теоретик физика өлкәсендәге күренекле нәтиҗәләре өчен Рәшит Сүнәевкә тапшырылды. Аның релятивистик астрофизикага һәм космологиягә күпкырлы фундаменталь өлеш кертүе, аерым алганда, галактикалар аша узучы космик фон нурланыш спектрында эксперименталь рәвештә күзәтелүче үзгәрешләрне теоретик фаразлавы югары бәяләнә.

Рәшит Сүнәев космологиянең бик күп өлкәләрендә, релятивистик астрофизика һәм ренгтген астрономиясендә зур хезмәт куя. Үзенең остазы белән галактикаларның кайнар газ аша үткәндә космик фон нурланышы спектрының үзгәрүен фаразлавы ХХ гасырның иң зур ачышларыннан исәпләнә (Сүнәев-Зельдович эффекты). Николай Шакура белән матдә «кара упкын»га үтеп кергәч барлыкка килә торган аккрецион дискларның төзелеше турындагы фәнни тикшеренү эшчәнлеге заман астрофизикасында иң абруйлы хезмәтләрдән санала».

Рәшит Али улын югары бүләк алуы белән котлыйбыз! Киләчәктә дә хезмәт юлында зур уңышлар һәм нык сәламәтлек телибез!

Рәшит Сүнәевка Макс Планк исемендәге медаль бирү турында тулырак түбәндәге сылтамаларда:

Россия Фәннәр академиясе сайты

Принстондагы (АКШ) югары тикшеренүләр институты сайты

Германия физик җәмгыяте сайты 

Макс Планк исемендәге медаль турында тулырак 


Возврат к списку