ТР Фәннәр академиясе галимнәренең фәнни эше иң яхшы дәреслек, уку әсбабы һәм монографиягә багышланган IX Бөтенроссия инновацион иҗтимагый конкурсында җиңүче дип табылды
ТР Фәннәр академиясе галимнәренең фәнни эше иң яхшы дәреслек, уку әсбабы һәм монографиягә багышланган IX Бөтенроссия инновацион иҗтимагый конкурсында җиңүче дип табылды
Гомуми белем бирү өлкәсендә укыту-методик һәм фәнни басмаларны сертификацияләү органы белән Төбәкара инновацион технологияләр үзәге тарафыннан 2022 елның 1 февраленнән 31 октябренә кадәр иң яхшы дәреслек, уку әсбабы һәм монографиягә (РИНЦ индексациясе белән) IX Бөтенроссия инновацион иҗтимагый конкурсы үткәрелде Конкурста аерым галимнәр, педагоглар, автор коллективлары, шулай ук алар белән эшләүче нәшриятлар катнаша алды.
Конкурста катнашу өчен 2018-2022 елларда монографияләр, дәреслекләр яки уку әсбаплары рәвешендә рус телендә бастырылган эшләрнең электрон версияләре кабул ителде. Шулай ук Үзәк сайтында интернет тавыш бирү дә үткәрелде.
Бөтенроссия конкурсының экспертлар комиссиясе тарафыннан йомгак ясалды һәм һәр номинациядә конкурс җиңүчеләре билгеләнде. «Югары уку йортлары һәм югары уку йортыннан соңгы белем бирү йортлары өчен иң яхшы дәреслек (уку әсбабы)» номинациясендә Татарстан галимнәренең «Татарстан Республикасында мелиоратив игенчелекне инновацион үстерүне фәнни тәэмин итү» хезмәте җиңү яулады.
Китап 2022 елда агрономия һәм җир төзелеше юнәлешләре буенча югары уку йортларында белем алучы бакалавриат, магистратура һәм аспирантурада укучыларга өстәмә уку ярдәмлеге буларак файдалану өчен бастырылган. Авторлар: Казан дәүләт аграр университетының җир төзелеше һәм кадастрлар кафедрасы профессоры, Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Фаик Сафиоллин һәм ТР Фәннәр академиясе Гамәли эзләнүләр институтының органик авыл хуҗалыгы һәм экологик чиста продукция үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Марс Хисмәтуллин.
Әлеге уку әсбабы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы җитештерүенең икътисади нәтиҗәлелеген арттыруны тәэмин итә торган мелиоратив игенчелекне үстерүнең инновацион алымнарын эшләү һәм гамәлгә кертү мәсьәләләрен системалы бәян итүдән гыйбарәт. Хезмәттә сугарулы чәчү әйләнешенең продуктивлыгын проектлауны һәм исәпләүне фәнни нигезләү, чәчү мәйданнары структурасы, төрле культураларны сугару режимнары, заманча шартларда сугару системаларын төзүгә киткән барлык чыгымнарны исәпкә алып, икътисадый нәтиҗәлелекне исәпләү һәм башка бик күп мәсьәләләр үзәккә куела. Шулай ук республикада мелиоратив игенчелек буенча фәнни тикшеренүләр үткәрү өчен заманча югары технологияле фәнни мелиоратив мәйданчыклар булдыру тәҗрибәсе җентекләп яктыртыла.
Әлеге фәнни хезмәт шулай ук “Җәмгыять тарафыннан танылган хезмәт” номинациясендә Бөтенроссия конкурсының җиңүчесе дип билгеләнде.