ТР Фәннәр академиясенең квалификация үстерү Үзәге программаларын 2023 елга өстәмә һөнәри белем бирү программаларының республика реестрына кертү турында

ТР Фәннәр академиясенең квалификация үстерү Үзәге программаларын 2023 елга өстәмә һөнәри белем бирү программаларының республика реестрына кертү турында 23 Ноября 2022

2022 елның 21 ноябрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең квалификация үстерү Үзәге (алга таба – Үзәк) хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Өстәмә һөнәри белем бирү программалары экспертизасына йомгак ясау» темасына Zoom платформасы аша видеоконференция режимында узган эшлекле киңәшмәсендә катнаштылар.

Үзәк хезмәткәрләре 2022 елда төрле категория мәгариф хезмәткәрләре өчен 7 яңа программа хәзерләде. Җитәкчеләр һәм аларның урынбасарлары өчен «Мәгарифтә менеджмент: мәгариф оешмасының ресурслары белән нәтиҗәле идарә итү», «Яңартылган законнар таләпләренә туры китереп мәгариф оешмасында тәрбия эшен планлаштыру һәм оештыру», «Укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасарының һөнәри компетентлыгы: идарә итү сыйфатыннан белем бирү сыйфатына юл» программалары әзерләнде. Фән укытучылары өчен өч программа тәкъдим ителде: «ФДББС (Федераль Дәүләт Белем Бирү Стандартлары) яңартылган шартларда уку процессында сәламәтлекне саклау эшчәнлеген оештыру һәм проектлау», «ФДББС таләпләрен исәпкә алып, төп һәм урта мәктәптә уку дисциплиналарын (дәресләрне) оештыру һәм укыту методикасы», «Укытучының һөнәри компетентлыгы – педагогик эшчәнлекнең нәтиҗәлелеге өчен кирәкле шарт» һәм педагог-китапханәчеләр өчен «Мәгариф оешмасы китапханәсендә цифрлы трансформацияләр» программалары.

Республика экспертлар советы Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең квалификация үстерү Үзәгендә махсус өстәмә һөнәри программалар педагогик хезмәткәрләрнең вазыйфаларына квалификация таләпләрен, ФДББС таләпләренә туры китереп төп, урта гомуми белем бирү үзенчәлекләрен, ФДББС таләпләренә туры китереп, сәламәтлеге чикләнгән укучыларг белем бирүне, аерым фән өлкәләре концепцияләрен исәпкә алып, Мәгариф сыйфатын бәяләү системасын камилләштерүдән чыгып эшләнгәнлеген билгеләп үтте. Шулай ук гомумроссия һәм региональ мониторинг тикшеренүләре барышында ачыкланган педагогларның һәм эш бирүчеләренең ихтыяҗлары исәпкә алынганлыгы билгеләнде. Өстәмә һөнәри программаларны оештыру яңа компетенцияләрне камилләштерүгә яисә формалаштыруга, шулай ук бүгенге көн мәгарифенең актуаль бурычларын уңышлы гамәлгә ашыру өчен булган квалификация кысаларында җитәкче һәм педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән.

Үзәкнең өстәмә профессиональ программалары экспертиза узып, республика эксперт советы тарафыннан расланды һәм 2023 елның гыйнварыннан гамәлгә ашыру өчен өстәмә һөнәри программалар реестрына кертүгә тәкъдим ителде.


Возврат к списку