Казанда укытучылар физика дәресләрендә функциональ грамоталылыкны формалаштыру һәм үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар
23 ноябрьдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе базасында физика фәне методистлары һәм укытучылары өчен «Тормыш өчен өйрәтәбез: “Физика. 7-9 сыйныф. А.В.Перышкина” уку әсбабы нигезендә функциональ грамоталылык формалаштыру" темасына мәгълүмати-методик семинар узды.
Чарада Казан, Апас, Арча, Балтач, Буа, Биектау, Кукмара, Теләче, Чистай, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч, Саба, Яшел Үзән районнарыннан 173 кеше катнашты.
Семинар ҖЧҖ “Имтихан" нәшрияты белән берлектә ТР Фәннәр академиясенең квалификация күтәрү Үзәге тарафыннан оештырылды һәм үткәрелде.
Семинарның спикеры - "Имтихан" нәшриятының физика буенча әйдәп баручы методисты Лукиенко Надежда Николаевна. Ул физиканы табигый-фәнни циклның предмет өлкәләре белән интеграцияләү мәсьәләләрен ачты, сыйфатлы, тикшеренү һәм эксперименталь биремнәр һәм аларның белем алу процессындагы роленә кагылышлы мәсьәләләрне күтәрде, «Функциональ грамоталылык үз эченә нәрсә ала, аның роле нинди?» соравына җавап бирде.
Чарада катнашучыларда Казан шәһәре Мәскәү районының “20 нче номерлы "Гармония" гимназиясенең” физика укытучысы Соловьева Ольга Павловна чыгышы аеруча кызыксыну уятты. Ул физика фәнен А.В.Перышкинаның 7-9 нчы сыйныфлар өчен булган уку әсбабы буенча укыту тәҗрибәсе белән бүлеште.
Катнашучылар семинарда күтәрелә торган мәсьәләләрнең актуальлеген һәм мондый чараларны үткәрү көнүзәк проблемаларны чишү һәм физиканы мәктәптә укыту өчен методик алымнар турындагы белемнәрне системалаштыруда мөһимлеген билгеләп үттеләр. Чара ахырында катнашучылар сертификатлар һәм автор презентациясен алдылар.
Семинарда катнашучыларның сүзләреннән:
«Оештыручыларга, спикерларга һәм катнашучыларга семинар өчен зур рәхмәт белдерәсем килә. Практик куллану өчен бик күп яңа һәм файдалы мәгълүмат, техникалар һәм ысуллар тәкъдим ителде»
«Семинарны оештыручыларга зур рәхмәт белдерәсем килә. Бик күп файдалы материаллар алдым, үз эшемдә һичшиксез кулланачакмын. Семинар «коры» лекцияләр форматында гына булмады, бу үзара фикер алышу, үзара аңлашу иде».